Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнүче Игорь Сафроновны сак астында тоту озайтылды


Игорь Сафронов.
Игорь Сафронов.

Сафронов сак астында тагын ай тотылачак.

Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнүче Иван Сафроновны сак астында тоту вакытын озайтты. Элек "Коммерсантъ" һәм "Ведомости" газетларында эшләгән 30 яшьлек журналист тикшерү изоляторында 7 майга кадәр утырачак дип хәбәр итә РБК. Шул ук вакытта гаепләүләрнең эчтәлеген аңа әле һаман хәбәр итмәгәннәр.

Роскосмоска эшкә урнашкан Сафроновны ФСБ 2020 елның июлендә тоткарлаган иде. Тикшерү мәгълүматына караганда, ул 2017 елда "Коммерсантъ"та эшләгән вакытта Чехия күзләү хезмәтенә Русия хәрби-сәнәгать комплексы турында мәгълүматлар тапшырган.

Сафронов гаебен танымый. Аның адвокатлары җинаять эше материалларында конкрет фактлар юк дип белдерә. Сафроновның элекке хезмәттәшләре һәм якыннары бу эш аның журналистик эшчәнлеге белән бәйле дип саный.

Февральдә "Коммерсантъ"ка интервьюда Сафронов тикшерү әлегә кадәр аның чит ил тарафына нинди мәгълүмат тапшыруы турында берни әйтми дип сөйләде. Журналистка 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Быел февральдә Мәскәүдә шулай ук дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелеп сәяси аналитик Демури Воронин тоткарланды. LifeShot чыганаклары бу Сафронов эше белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлады, әмма Сафронов адвокаты булган материалларда Воронин фамилиясе искә алынмый дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG