Кабарда-Балкар мәхкәмәсе чиркәс активисты, "Хабзэ" иҗтимагый оешмасы башлыгы Мартин Кочесоковны марихуана сатып алуда һәм саклауда гаепле дип тапкан. Ул шартлы рәвештә 3 ел ирегеннән мәхрүм ителде. Моның турында "Мемориал" хокук яклау үзәге хәбәр итә (Русия хакимияте "Мемориал"ны чит ил агенты итеп таныган, оешма үзе моның белән риза түгел).
Үзенең соңгы сүзендә Кочесоков аңа каршы эшне "Э" үзәге хезмәткәрләре оештырганын белдерде. Аның сүзләренчә, наркотикны аңа тоткарлау алдыннан битлек кигән билгесез кешеләр ташлаган. "[Миңа каршы] эш шулкадәр тупас һәм белдексез уйлап табылган, бу Русиянең бөтен хокукый системын мыскыллау булып тора", диде ул.
Активист шулай ук аңа экстремизм, тәртипсезлекләргә чакыру һәм башка җинаятьләрне тагу омтылышы булганын әйтте.
Прокуратура Кочесоковны шартлы рәвештә дүрт елга ирегеннән мәхрүм итәргә сораган иде.
Чиркәс активисты Мартин Кочесоков 2019 елның июнендә тоткарланган. Гаепләү ягы белдерүенчә, аның кесәсендә 4,7 грамм марихуана, машинасында 253,4 грамм марихуана табылган.
Мартин Кочесоковның дуслары һәм хезмәттәшләре активистны эзәрлекләү аның һөнәри эшчәнлеге белән бәйле дип саный. Кочесоковны тоткарлаганнан соң Нальчикта, Мәскәүдә, Махачкалада һәм Прагада аны яклап пикетлар узды. Кабарда-Балкарның элекке башлыгы, сенатор Арсен Каноков тикшерү вакытына Кочесоковны иреккә җибәрергә яки йорт сагына чыгарырга чакырды.
Русия халыкларының Демократик конгрессы Кабарда-Балкар республикасында федерализм мәсьәләсендә түгәрәк өстәл оештырган Мартин Кочесоковка басым ясалганы турында белдергән. Ул федерализм мәсьәләсенә багышланган конференцияне үткәргәннән соң, аның өенә район хакимияте вәкилләре килгән. Кочесоковны ниндидер "дәүләткә каршы эштә" гаепләгәннәр, аңа һәм әти-әнисенә басым ясалган. Социаль челтәрләрдә дә Кочесоковка карата яла ягу күренешләре барлыкка килгән.
"Мемориал" активист сәяси сәбәпләр аркасында канунсыз эзләрлекләнә, дип белдерде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!