Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Шәехзада Бабич һәм Роберт Миңнуллин музейлары өчен грант бирелгән


Роберт Миңнуллин.
Роберт Миңнуллин.

Әлеге ике музей һәм тагын сигез проект өчен 150 мең сум акча биреләчәк.

Башкортстан башлыгының 2021 елга мәдәният һәм сәнгать әһелләре өчен грантлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Бу хакта республиканың мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Бәйге комиссиясе утырышы нәтиҗәләренә караганда, 150 мең сум алачак ун җиңүче билгеләнгән. Аерым алганда, бу акчалар шагыйрь, сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Бабич музеен үстерү, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин музеена экспозиция ясау, Чиләбе өлкәсендә башкорт фильмнары күрсәтү, "Тел гаиләдән башлана" дип аталган видеороликлар сериясе өчен тотылачак.

Моннан тыш, 420 мең сум алачак биш җиңүче билгеләнгән. Алар: "Укучының мәдәни көндәлеге", "Балалар өчен музыкаль басма моделе", "Республика гимнын башкарабыз!", "Башкор теле: яңа караш" проектлары, Байрас Абдуллин әсәрләре җыентыгы.

Бәйге былтыр 1-15 октябрьдә узды. Барлыгы 112 гариза килгән булган. Роберт Миңнуллин былтыр мартта вафат булды. Аның белән хушлашу мәрәсимендә Башкортстан мәдәният министры урынбасары шагыйрьнең туган авылы Шәммәттә музей булдырачакбыз дип әйткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG