Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйны ФСИН ихтыяҗы өчен эчке кием тегә торган колониягә җибәргәннәр


Архив фотосы.
Архив фотосы.

Владимир өлкәсендә урнашкан икенче номерлы төзәтү колониясе Җәзаларны үтәү федераль хезмәте ихтыяҗы өчен эчке киемнәр тегә.

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный җибәрелгән дип саналган колония Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) ихтыяҗы өчен эчке киемнәр җитештерә. The Insider дәүләт сатып алулары сайтына таянып язганча, 2018 елда бу колония ФСИН белән ирләр күлмәкләре, трусиклар һәм ыштаннар тегү турында килешү төзегән. Контракт 821 мең сумга төзелгән. Покровтагы 2нче төзәтү колониясе 1600 ирләр күлмәге (берсе 311 сум тора) һәм 4000 ирләр эчке киеме (берсе 81 сум) тегеп тапшырырга тиеш булган.

ФСИНның Владимир өлкәсе бүлеге сайтында тоткыннар эшләп чыгара торган продукция тәкъдим ителгән. Алар арасында төрле агач йорт җиһазлары, аяк киеме һәм тукыма эшләнмәләр бар.

Декабрьдә Навальный үзен агулауда шикләнелүчеләрнең берсе белән сөйләшүен белдереп, язманы интернетка чыгарды. Алексей Навальный белән сөйләшү вакытында ФСБ хезмәткәре Константин Кудрявцев дип аталган кеше аңа очкыч Омскида оператив төшеп утырмаса һәм ашыгыч ярдәм табиблары атропин кадамаса, Навальный үлгән булыр иде дип аңлаткан. Ул шулай ук агулаучы матдә Навальныйның эчке киеменә сыланган иде дигән.

Февраль башында Навальныйның шартлы төрмә җәзасы реаль җәза белән алыштырылды. "Ив Роше" эше нигезендә мәхкәмә аны 3,5 ел колониягә хөкем итте. Медиада хәбәр ителгәнчә, узган атнада аны Владимир өлкәсе Покров шәһәрендәге 2нче санлы төзәтү колониясенә җибәргәннәр. ФСИН әлегә моны расламады. Йорт сагында һәм тикшерү изоляторында утырган вакытын исәпкә алып, Навальный колониядә ике ел ярым тирәсе утырачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG