Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный штабы яңа протест чаралары әзерләнүен хәбәр итте


Петербурда 31 гыйнварда Алексей Навальныйны яклау чарасы.
Петербурда 31 гыйнварда Алексей Навальныйны яклау чарасы.

Протест чараларының кайчан һәм ни рәвешле узачагы әлегә әйтелми.

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный тарафдарлары аны иреккә чыгаруны таләп итеп яңа протест чаралары әзерләнүен белдерде. Бу турыда Znak хәбәр итә.

"Навальныйны иреккә чыгаруны таләп иткән киләсе акцияләрне без язын уздырырга вәгъдә биргән идек. Март җитте, димәк, безгә ашыгырга кирәк. Хәзерге вакытта бөтен штаблар да яңа киңкүләм чараларга әзерләнә, алар турында тиздән сөйләрбез. Без бу юлы Путинга тагын да көчлерәк басым ясарга тиеш. Без урамнарга тагын да күбрәк кешене – башбаштаклык һәм репрессияләргә түзеп торырга теләмәүчеләрнең барысын да чыгарырга тиеш. Моны ничек эшләргә икәнен беләбез. Ләкин сезнең ярдәм кирәк" диелә штаб хәбәрендә.

Акцияләр узачак көн әйтелми. Навльныйны иреккә чыгару өчен нишләргә кирәк икәнен аның тарафдарлары "бик тиздән" хәбәр итәргә вәгъдә бирә.

23 һәм 31 гыйнварда, шулай ук 2 февральдә Русия шәһәрләрендә Алексей Навальныйны яклап киңкүләм протестлар узды. Бу чараларда берничә йөз мең кеше катнашты, сигез меңнән артык кеше тоткарланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG