Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арча эшмәкәрләре полицияне канунсыз штрафлар салуда гаепли


Иске Чуриле авылында Фәйзрахмановларның кибете һәм кафесы
Иске Чуриле авылында Фәйзрахмановларның кибете һәм кафесы

Арча районы Иске Чуриле авылы эшмәкәре Мөдәррис Фәйзрахманов җирле полиция башбаштаклыгы корбаны булган. Әлеге гаделсезлек эшмәкәрлекне туктатуга сәбәп була ала. Азатлык шушы хәлне ачыклап кайтты.

Полиция хезмәткәре эшмәкәр Мөдәррис Фәйзрахмановның кибетенә килеп, канун бозу турында протокол тутырган. Бик кызык очрак: полиция килгән, идәндә пандемия чорында дистанция саклау өчен бүлгәләү тамгалары барлыгын күргән һәм шул тамгалар юк дип протокол язган. Күрә торып хаксызлык эшләнүенә гарьләнгән эшмәкәр бу очракны да кул селтәп үткәреп җибәрергә, 200-300 мең сум штраф түләргә теләмәгән. Узган елны бер тапкыр 50 мең сум штраф түләгән инде ул.

Арча районы Чуриле авылында бүген 200ләп хуҗалык исәпләнә, шуларда 900дән артык кеше яши. Авыл эчендә мәчете дә, чиркәве дә эшләп тора. Олы юл өстендәге авыл булгач, анда кафе, ашханәләр дә берничә. Фәйзрахмановларның да бу авылда кибете һәм шуның янәшәсендә үк кафелары бар.

"Для Вас" кибете зур булмаса да, ассортимент бик зур – үзенә күрә кечкенә генә супермаркет. Анда азык-төлек тә, көнкүреш тауарлары да сатыла. Менә шул кибеткә 27 гыйнварда "Казаннан тикшерү" килеп, идәндә бүлгәләү тамгалары булмавын күргән һәм фотога төшереп киткән, имеш. Шуны сылтау итеп, 2 февральдә, кибеткә полиция формалы хезмәткәр килә һәм үзен Илнур Шәфыйков дип таныштырып, кибет хуҗасына бүлекчәгә килергә куша. Үзенә кадәр үк, 27 гыйнварда өлкән лейтенант А.Камалов килеп тикшерүен, идәндә бүлгәләү тамгалары булмавын һәм боларны фотога төшереп китүләрен әйтә. Бүлекчәгә дә Фәйзрахмановлар шуның аркасында килергә, аларның канун бозуы хакында протокол тутырылырга тиеш икән. Тик полиция хезмәткәре тагын бер тупас ялгыш җибәрә: кибеттә тәүлек дәвамында видеокамера эшләп утыруын, гыйнвар ае язмалары да саклануын белми.

Кибет идәнендә бүлгәләү тасмалары
Кибет идәнендә бүлгәләү тасмалары

Идәндә бүлгәләү тасмалары була, әлбәттә. Узган елны аны эмаль буяу белән бүлгәләсәләр, махсус тасмаларны Фәйзрахмановлар кибет идәненә узган елның декабрь башында алып кайтып ябыштыра. Әлеге тасмаларга киткән акча кибетнең декабрь ае өчен хисап кенәгәләрендә дә күренеп тора, видеоязмаларда да идәннең шул тасмалар белән бүлгәләнүе ярылып ята. Өстәвенә, бу тасмалар аяк асты белән генә чикләнеп калмыйча, суыткычларга кадәр ябыштырылган.

Фәйзрахмановлар 2 февраль көнне үк гыйнвар видеоязмаларын алып, шуннан кадрларны билгеләп, фотоларны ясата. 3 февральдә, юрист белән берлектә бүлекчәгә баралар. Тик аларны кертмиләр: "Протокол төзелмәгән, юрист әле кирәкми", диләр. "Алайса повестка белән чакырырсыз", ди юрист Олег Никитин.

Шул көнне, төшкә кадәр үк, полиция лейтенанты Илнур Шәфыйков Фәйзрахмановларның өенә повестка китерә, янап чыгып китә.

— Повестка тапшырганда: "Әйбәт кенә хәл итәргә теләмәгәнсез икән, димәк начар булачак", дип кисәтте. Безне шул ук көнгә, 14:30 сәгатькә кабат бүлекчәгә чакырды. Бик ашыккан күрәсең, повесткада 2020 елның 3 феврале датасы тора иде, — дип сөйли Наилә Фәйзрахманова.

Бүлекчәгә ышанычнамә кәгазе белән юрист үзе генә барып килә. Шуннан соң тынычлык урнашкан кебек була.

— 10 февральдә кибеттән Илнур Шәфыйков шалтыратып, тикшерү уздырырга килүен һәм миңа да катнашырга кирәклеген әйтте. Без юрист Олег Никитин белән бергә бардык. Юристыбыз аның белән сөйләшүләрне дә яздырды. Бөтен санитар таләпләр үтәлгән дип протокол тутырдык. Ахыр чиктә, безне кабат бүлекчәгә чакырттылар һәм анда инде бөтенләй башка протокол ята, анысында 27 гыйнварда канун бозылуы турында әйтелгән иде. Югыйсә, 27 февральдәге канун бозу турындагы протоколны алар өч көн эчендә тутырырга тиеш икән, ә монда инде 10 көннән артык вакыт узды, —дип аптырый Наилә Фәйзрахманова.

Алар бернинди документка да имза куймыйлар. Юрист протокол астына үз аңлатмаларын да яза. 25 февральдә бу эшне мәхкәмә карый һәм кибеттән видеоязмалар, фотосурәтләр булганны исәпкә алып, Фәйзрахмановлар яклы карар чыгара. Аларга 100-300 мең сумлык штраф язылмый кала.

— Сез бу хакта язасыз икән, эшмәкәрләрнең хәленә киңрәк карагыз. Бу безнең беренче генә штраф түгел бит инде, ди Наилә Фәйзрахманова.

Беренче очрак турында Мөдәррис Фәйзрахманов сөйләде.

Мөдәррис Фәйзрахманов
Мөдәррис Фәйзрахманов

— Без гомер буе шушы Арча районында эшләдек. Мин үзем дистә еллар шушы авылда колхоз рәисе булдым, 2005 елдан бирле эшмәкәрлек белән шөгыльләнәбез. Болар безгә узган елны бер килгән иде инде, ул чакта ашыгып, аларның кәгазенә имза салып харап булдык. Беренче юлы кисәтү генә була, штраф булмый, диделәр – ышандык. Ул чакта, ике полиция хезмәткәре, кафе тәрәзә төбендә 4 сәгатьтән артык саклап утырып, кафедан ризык алып чыгып киткән кешене ачыклап 100 мең сум штраф язылган иде. Югары мәхкәмә белән без ул штрафны 50 мең сумга калдыра алдык. Бу юлы аларның протоколларына имза салырга ярамавын аңлап, шунда ук юристка мөрәҗәгать иттек, - дип сөйләде Мөдәррис Фәйзрахманов.

Ул бу матавыкларның бары тик эш күрсәтү кирәклеге аркасында гына килеп чыгуын, бернинди дә шәхси үч булмавын искәртә.

Боларга эш күрсәтергә кирәктер инде, коронавируска каршы чаралар белән шөгыльләнүгә хисап ясарга кирәк бит

— Боларга эш күрсәтергә кирәктер инде, коронавируска каршы чаралар белән шөгыльләнүгә хисап ясарга кирәк бит. Әмма без бу кадәр зур штрафны түләсәк, шушы кечкенә генә эшмәкәрлек эшен дә дәвам итә алмас идек. Коронавирусны күтәрә алмаган, ябылган кибетләр тирә-якта күп, ишетеп беләбез: Урнашбаш, Мәңгәр, Субашта, Әтнәдә өч кибет ябылды. Казанбаш кибете дә ябылу алдында тора. Болай ук бумасалар да ярар иде, — ди Мөдәррис абый.

2018-2020 елларда районның ЮХИДИ инспекциясе бу кибеткә каныгып ала: эшмәкәрләргә тукталыштан алып кибеткә кадәр арага бордюрлар урнаштыру таләбен куялар. Фәйзрахмановлар моның күпме торуын да санап йөри әле, кибетне сатып җибәрерлек сумма килеп чыга. Борчуга калган эшмәкәрләр республика исәбендә булган Казан-Малмыж трассасына бордюр куйганчы Республика ЮХИДИ инспекциясенә, Транспорт министрлыгына, "Главтатдортранс"ка хатлар яза. Нәтиҗәдә, бу эшнең бөтенләй аларга кагылмавы ачыклана.

"Үзегез кичкән мәхкәмәләрдән соң, сез башка эшмәкәрләргә нинди киңәш бирер идегез?" дигән сорауга Фәйзрахмановлар бүген кануннарны өйрәнергә һәм юристтан башка бернинди документка да имза куймаска киңәш итә.

Наилә Фәйзрахманова
Наилә Фәйзрахманова

— Мин гомер буе финанс өлкәсендә эшләдем һәм бөтен хисапларым, кергән-чыккан акчам исәптә. "Кара" һәм "ак" бухгалтерия алып бармадым, алай үзем дә буталып бетәр идем, шуңа безнең кибеткә алынган берничә метр тасмалар да документларда күренеп тора. Башкаларга да шулай ачык эшләргә һәм һәр тиенне хисаплап барырга киңәш итәм. Икенчедән, кануннарны өйрәнсеннәр. Әгәр өйрәнмиләр икән, янәшәдә һәрчак юрист булырга тиеш. Өченчедән, бернинди протоколга да юристтан башка имза куймасыннар һәм үзләрен хаклы дип санаган очракта ахыргача көрәшсеннәр, — ди Наилә Фәйзрахманова.

Фәйзрахмановларга ярдәм итүче юрист Олег Никитин белән элемтәгә чыгып, аның да соңгы штрафка карата фикерен сорадык. Ул моның өстән әмер нигезендә эшләнүен билгеләп үтте, полиция хезмәткәре Илнур Шәфыйков үзе аңа шулай дип белдергән.

— Әлбәттә, без моны 100% ышаныч белән, көпә-көндез талау дип кычкырып әйтә алмыйбыз. Полициядә таяк системасы һәм алардан мөмкин кадәр күбрәк штраф алып кайтуны таләп итәләр дип тә сөйли алмыйбыз. Чөнки бер генә инстанция дә, "әйе, без аларга шундый чаралар уздыру өчен план куябыз", дип ризалашмаячак. Әмма шуны беләм: бу полиция хезмәткәренә эшмәкәрләргә штраф салу турында әмер бирелгән. Мин аның белән сөйләшүләрне яздырып бардым һәм Илнур Шәфыйков үзе берничә тапкыр: "Миңа әмер бирелде, мин берни эшли алмыйм", - дип әйтте. Полиция хезмәткәре эштән соң, кичке вакытта да Фәйзрахмановларга шалтырата, килергә кирәклеге турында кисәтә, "әйбәт кенә хәл итәргә теләмәсәгез, начар булачак" дип яный... Ә боларның максаты нидә? Әгәр бу талау максаты түгел икән, алайса нинди максат белән башкарыла? Гомумән, бу әмер нәрсә белән бәйле – моны тәгаен әйтеп булмый, - ди Олег Никитин.

— Сез алга таба нишләячәксез? Прокуратурага гариза язылачакмы?

Арчада гына да һәркөнне 10-15 ковидлы эш карала

— Без прокуратурага яздык инде. Хәзер мәхкәмә карарын кулга алуны көтәбез. Аннары алар тикшерү эшен башлый алачак. Ничек кенә булмасын, бу очракта тикшерү булачак дип уйлыйм. Мәхкәмә карарын шулай озак кулга ала алмавыбыз мәхкәмәдә шуның ише "ковидлы эшләрнең" күплегеннән килә. Арчада гына да һәркөнне 10-15 ковидлы эш карала. Беркөнне шундый 17 эш санадым, - ди юрист Никитин.

— Кибеткә шундый тикшерү белән полиция хезмәткәре килеп керсә, проблемнар булмасын өчен ничек эш итәргә?

— Алар бит рөхсәт сорап тормый, алдан кисәтү бирми, кибеткә керә дә телефонына төшерә башлый. Әгәр бу тикшерү икән, ул хезмәткәр үзе белән таныштырырга һәм кибет хуҗасы булганда гына тикшерергә, кибет хуҗасы да аның вәкаләтләрен, нинди нигездә һәм нинди тикшерү уздыруын белеп торырга тиеш. Бу башка тикшерүләр кебек үк тикшерү, андый чараларның берсе дә кисәтүсез һәм кибет хуҗасыннан башка узмый. Алар менә шулай телефонына төшереп, канунсыз төстә тикшергән булып, халыкны куркытып, минималь штрафка күндерә. Шулай итеп үзенә чираттагы таякны эшли. Бу гап-гади янау дип саныйм һәм андый чакта үз хокукларыңны белеп эш итәргә киңәш итәм, - ди Олег Никитин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG