Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостай Кәримнең "Өч таган" әсәре нигезендә төшерелгән фильм киң прокатка чыкты


"Отряд Таганок" фильмы кадры.
"Отряд Таганок" фильмы кадры.

Фильмны Башкортстан, Татарстан, Петербур, Якутски, Алтай крае һәм Свердловски өлкәсендә 130 кинотеатрда күрсәтәчәкләр.

Мостай Кәримнең "Өч таган" әсәре нигезендә төшерелгән "Отряд Таганок" дип исемләгән фильм киң прокатка чыкты. Аны Петербур, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Якутски, Алтай краенда 130 кинотеатрда күрсәтергә җыеналар. 11 марттан Свердловски өлкәсенең 28 мәйданчыгында да тамаша кылып булачак. Фильмны дәүләт кинотеатрларында һәм "Синема" челтәре кинотеатрларында күрсәтәчәкләр.

"Башкортстан" киностудиясе исә кинотеатрлар булмаган авылларда кино күрсәтүче автомобильләр ярдәмендә фильмны халыкка чыгарачак.

Фильмның режиссеры картинаны Башкортстанның халык шагыйренең 100 еллыгына багышлап күрсәтергә теләгән, әмма коронавирус пандемиясе аркасында киңкүләм прокатны кичектерергә туры килгән. "Отряд Таганок" картинасын төшерү 2018 елда башланган.

Фильмның төп күренешләре Башкортстанның Гафури һәм Ишембай районнарында, Торатау һәм Йөрәктау шиханнарында төшерелгән.

"Таганок отряды" бер дистә халыкара бүләкләр яуларга өлгергән. Кытайда һәм Бангладешта узган кино фестивальләрендә аны иң яхшы балалар фильмы дип таныганнар. Фильм башкорт телендә төшерелеп, соңыннан тулысынча урыс телендә тавышландырылган версиясе эшләнгән.

"Отряд Таганок" Башкортстанның кино студиясе һәм "Аскарфильм" тарафыннан төшерелгән. Бюджеты 10 млн сум тәшкил иткән.

Фильмны төшерүгә акчаны "Мостай Кәрим исемендәге фонд" һәм "Юнистрой" ширкәте биргән. Әлеге фондны Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримов җитәкли. Фильмны төшерергә шулай ук Башкортстан мәдәният министрлыгы да ярдәм күрсәткән. Фильмның режиссеры — Айнур Әскәров.

Казанда "Отряд Таганок" картинасын "Мир", кинотеатрында, Парк Хаус сәүдә үзәгендә "Синема" кинотеатрында, Уфада "Мир" сәүдә үзәгендәге Ultra Cinema кинотеатрында, Чаллы белән Түбән Камада – "Синема" кинотеатрында, Якутскида - "Лена" кинотеатрында, Петербурда – Невский проспектындагы урнашкан "Кино йортында" карап булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG