Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Торатау" геопаркы ЮНЕСКОга керүе ихтимал булган 16 намзәтнең берсе дип табылган


Торатау.
Торатау.

Исемлеккә керергә бөтен дөньядан йөзләгән объект дәгъва иткән. Русиядән бер намзәт – "Торатау" гына сайлап алынган.

Башкортстандагы шиханнарны үз эченә алган "Торатау" геопаркы 2021 елда ЮНЕСКОның глобаль геопарклар челтәренә кертелергә мөмкин. Ул дөнья буйлап йөзләгән намзәт арасыннан сайланган 16 объект исемлегенә үткән. Бу турыда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрдә язып чыкты.

"Торатау" геопаркын ЮНЕСКО челтәренә кертүгә гаризаны Башкортстан 2020 елның ноябрендә биргән иде. "Торатау" Русиядән бирелгән гаризалар арасында ЮНЕСКО сайлап алган бердәнбер геопарк булган.

Ел ахырына кадәр Торатауны халыкара экспертлар килеп караячак, шуннан соң нәтиҗәләре билгеле булачак дигән Хәбиров.

2020 елның июлендә Башкортстандагы "Янгантау" геопаркы Русиядән һәм элеккеге Совет берлеге илләре арасыннан беренче булып ЮНЕСКО геопарклары челтәренә кертелгән иде. "Янгантау" геология, биология, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары тупланмасы булып тора.

"Торатау" геопаркы 2018 елда булдырылган. Ул Ишембай һәм Стәрлетамак районнары җирлегендә урнашкан. Бу урында ике экология сукмагы ясарга җыеналар. Сукмаклардан баскычлар белән Торатау һәм Йөрәктау шиханнарына менеп булачак. Шулай ук туристлар өчен тукталу биналары да төзергә планлаштырыла. Геопаркны сафка бастыру өчен 2021-2022 елларда барлыгы 500 млн сум тотылыр дип көтелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG