Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров: Нефть сатуны тыю һәм SWIFT системыннан аеру Русияне Кырымнан баш тартырга мәҗбүр итәр иде


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Кырымтатар мәҗлесе җитәкчесе Рефат Чубаров Русияне сәяси изоляциягә дучар итәргә һәм аның икътисади мөнәсәбәтләрен чикләргә кирәк дип саный.

Кырымтатар мәҗлесе җитәкчесе Рефат Чубаров Русияне Кырымнан китәргә мәҗбүр итәчәк чаралар бар диде. Чубаров фикеренчә, Русиягә чит илләргә нефть сатуны тыю һәм илне халыкара банк системыннан (SWIFT) аеру нәтиҗәле булачак. Бу турыда мәҗлес рәисе Facebook-та язып чыкты.

"Русиягә тулаем халыкара сәяси һәм дипломатик изоляция, бер үк вакытта икътисади мөнәсәбәтләрне иң аз дәрәҗәгә кадәр кискен киметү, Русия нефте һәм газына эмбарго, SWIFT-ны аерып кую кирәк, бары шул очракта гына Мәскәүне ул оккупацияләгән Украина җирләрен, шул исәптән Кырымны, аның ягыннан бернинди шартлар куймыйча гына азат итү турында сөйләшүләр башларга мәҗбүр итеп була" дип язган Чубаров.

Пәнҗешәмбе Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) утырышында Украина һәм АКШ янәдән Русияне Кырымны аннексияләвен туктатырга чакырды.

16 февральдә Украина Югары Радасы халыкара институтларны Русиянең Кырымны аннексияләвен хөкем итүне һәм ярымутрауда кеше хокуклары бозылуны хөкем итеп чыгарга чакырды. Кырымның Русия оккупациясенә каршылыкның чираттагы еллыгы көннәрендә Көнбатыш илләре Русиягә чакыру белән белдерүләр ясады. Моннан соң Кремльдә "аннексия булмады" дип белдерделәр, ә Русия тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Мария Захарова "Кырым турында уйдырмалар сөйләүдән туктарга" чакырды.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG