Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилевкә Русиягә керүне тыю 2034 елга кадәр озайтылган


Мостафа Җәмилев.
Мостафа Җәмилев.

Мостафа Җәмилевкә хәзер 77 яшь.

Русия кырымтатар милли хәрәкәте лидерларының берсе Мостафа Җәмилевкә илгә керүне 2034 елга кадәр тыйды. Бу вакытка кадәр 77 яшьлек хокук яклаучы туган Кырымына керә алмаячак.

Тыюны озайту турында аннексияләнгән Кырымдагы мәхкәмәдә Җәмилевкә каршы җинаять эше материалларын тикшерү барышында билгеле булды дип яза Крым.Реалии. Тыюны озайту турында карар 2019 елның 5 мартында чыккан.

Әрмәни Базарда Җәмилевкә каршы Русия хакимиятләре ачкан эш нигезендә мәхкәмә утырышлары бара. Аңа Кырымга канунсыз керергә омтылу, утлы коралны саксыз саклау һәм канунсыз рәвештә сугыш кирәк-яраклары алуда гаепләүләр белдерелде. Әлеге гаепләүләр Җәмилевкә читтән торып белдерелде.

Ул гаепләүләрне кире кага, аларны абсурд дип саный. Кырым милли хәрәкәте тарафдалары аны Кырым аннексиясен танымау сәбәпле эзәрлеклиләр дип саный.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG