Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: март аенда нәрсә карыйбыз?


АКШта коронавирус чикләүләре йомшартыла, кинотеатрлар әкренләп ачыла башлый. Бу якын айларда кинода күп релизларга китерә ала дип саный белгечләр. Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме март аенда карарлык премьераларны барлый.

1. Райа һәм соңгы дракон (Raya and the Last Dragon)

Март Disney студиясенең яңа мультфильмы белән башлана. Барлык яшьләргә яраган гаилә анимациясен тәнкыйтьчеләр инде мактап өлгергән. Аерым алганда, мультфильмда анимация сыйфаты, җәлеп итә торган экшн, ышаныч һәм гафу итү темасының оста күрсәтелүе телгә алына.

Райя исемле батыр көрәшче кызга һәм аның ышанычлы юлдашы Тук-тукка туган ягын ташлап, зур сәфәргә чыгарга туры килә. Райяга дөньядагы соңгы драконны эзләп табып, аның ярдәмендә дошманны җиңәргә кирәк булачак.

Кемгә карарга? Гаилә, балалар белән бергә карарлык мультфильм.

  • Русия кинотеатрларында 4 марттан күрсәтелә.

2. Юлчылар иле (Nomadland)

Дөнья премьерасы инде узган ел узса да, Русиядә әлеге фильм март аенда гына күрсәтелә башлый. Фильм өчен яхшы реклам – аның "Алтын глобус" тантанасында иң яхшы драматик фильм һәм иң яхшы режиссер эше өчен бүләкләр алуы. Фильмның "Оскар" премиясенә дә тәкъдим ителәчәге көтелә.

Ферн исемле хатын-кызга 60 яшь, һәм ул эшсез кала. Икътисад кризисы сәбәпле ул яшәгән кечкенә шәһәрдә бердәнбер фабрика ябыла. Ничек тә булса тормыш итү өчен бердәнбер юл – күп булмаган әйберләрен фургонга җыю һәм вакытлы эш эзләп ил буйлап сәяхәткә чыгу.

Фильмда төп рольне ике Оскар бүләге иясе Фрэнсис МакДорманд башкара. Пандемия тудырган кризис шартларында фильм нык актуальләште.

Кемгә карарга? Тормыш турында тыныч фильмнар яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 11 марттан күрсәтелә.

3. Курьер (The Courier)

Русиядә "Игры шпионов" исеме белән билгеле бу фильм да дөньяда инде 2020 ел башында чыгып өлгергән. Британиядә төшерелгән кино шактый четерекле мәсьәләгә кагыла, ул Салкын сугыш вакытында Британия белән Совет берлегенең күзләү хезмәтләрен күрсәтә.

Салкын сугыш вакытында Совет берлегенең ГРУ полковнигы Олег Пеньковский британ шымчысы һәм эшкуар Гревилл Винн белән элемтәгә керә, алар ике арада даими элемтә булдырырга тели. Шымчылар хезмәттәшлек турында килешә, ләкин моның алар өчен ничек тәмамланачагын әле белми.

Британ шымчысы ролен танылган инглиз актёры Бенедикт Камбербэтч башкара.

Кемгә карарга? Шымчылык һәм салкын сугыш турында кино яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 18 марттан күрсәтелә.

4. Зак Снайдерның Гаделлек лигасы (Zack Snyder's Justice League)

2017 елда чыккан "Гаделлек лигасы" фильмы тирәсендә зур шау-шу туган. Фильмны төшерә башлаган Зак Снайдер кызы үлеме сәбәпле проекттан киткән, аның урынына килгән Джосс Уидон фильмны бөтенләй башкача төшергән. Нәтиҗәдә чыккан фильмны тамашачылар да яратмаган, кино тәнкыйтьчеләре дә түбән бәяләгән. Берничә ел дәвамында җанатарлар Снайдер вариантын күрү таләбе белән петицияләр имзалаган, һәм, ниһаять, Warner Brothers алар белән ризалашкан. Мартта фильның Снайдер варианты чыга.

Фильмның төп сюжеты охшаш булса да, вакыйгалар шактый аерыла дип ышандыра Снайдер. Суперменның үз-үзен корбан итүе белән илһамланып, Брюс Уэйнда янә кешелеккә ышаныч кайта. Ул яңа фикердәше Диана Принс белән берләшеп, яңа куркыныч белән көрәш өчен команда җыя башлый.

Кемгә карарга? DC һәм суперкаһарманнар турында кинокомикслар җанатарларына.

  • 18 марттан инглиз телендә HBO Max хезмәтендә күрсәтелә. Русиядә аны шул ук көндә Кинопоиск.HD стримминг хезмәтендә карап булачак.

5. Хаос адымнары (Chaos Walking)

Патрик Несс китаплар сериясенә нигезләнеп төшерелгән фильм. Ул 10 еллап әзерләнгән, башта 2017 елда төшерелгән. Сынау фокус-төркемнәрнең тискәре бәяләмәсе аркасында фильмны яңадан төшергәннәр, шуннан соң пандемия аркасында кичектергәннәр. Март аенда фильм ниһаять кинотеатрларга барып җитәчәк, ләкин бәяләмәләр бу юлы да мактанырлык түгел, Rotten Tomatoes-та әлегә рейтинг нибары 22% кына тәшкил итә.

Фантастик фильм кешеләр күченгән, Яңа дөнья дип аталган планетадагы тормышны тасвирлый. Билгесез вирус барлык хатын-кызларны юк итә, Тодд исемле төп геройны Бен белән Киллиан исемле ир-атлар тәрбияләп үстерә. Кешеләр башкаларның фикерләрен "тавыш" дип аталган образлар агымы аша ишетә ала. Бер көнне Тодд тын урынны таба, һәм шунда исән калган кызны очрата.

Кемгә карарга? Киләчәк турында фантастик фильмнар белән кызыксынучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 25 марттан күрсәтелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG