Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айгөл Котдусова "Татар кызы - 2021" бәйгесенең Татарстандагы җиңүчесе булды


"Казан гүзәле" бәйгесе финалы
"Казан гүзәле" бәйгесе финалы

Котдусова белән беррәттән "Казан гүзәле" дип танылган Илүзә Мәгъсумова Ташкентта Татарстан данын яклаячак.

Бүген, 6 мартта "Татар кызы - 2021" бәйгесенең Татарстан күләмендәге өлешендә төп җиңүче Саба районыннан Айгөл Котдусова булды. Аңа бүләкне Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров тапшырды.

Тантана Габдулла Тукай исемендәге филармония залында узды. Котдусовага калфак, милли хәситә һәм 50 мең сумлык сертификат бирелде. "Казан гүзәле" дип Казаннан Илүзә Мәгъсумова бүләкләнде. Ике кыз да "татар кызы" халыкара бәйгесенең финал өлешендә катнашачак.

"Татар кызы - 2021" бәйгесенең Татарстан күләмендәге финал өлешендә 12 кыз үзара көч сынашты. Алар 210 кыз арасыннан сайлап алынган. Казанда җиңүче дип танылган Айгөл Котдусова сентябрьдә Ташкентта узачак халыкара "Татар кызы" бәйгесендә Татарстан данын яклаячак.

"Татар кызы" бәйгесе халыкара дәрәҗәдә быел унынчы, Татарстанда алтынчы тапкыр үткәрелә. Аның финалы узган ел җиңгән кызның шәһәрендә уза. "Татар кызы" бәйгесенә 2011 елда Чиләбе шәһәрендә нигез салына. Аның авторы һәм илһамчысы – Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова. Беренче елны бәйгедә Чиләбе өлкәсе кызлары гына катнашкан. 2012 елда бәйгенең ярымфиналы Казанда уза. Проект Дөнья татар конгрессы тарафыннан хуплана. 2015 елда бәйге халыкара статуска ия була. Быел аны Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән Дөнья татар конгрессы оештыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG