Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда студентны протестта катнашкан өчен Русиядән җибәрәләр


Казанда Навальныйны яклау протесты.
Казанда Навальныйны яклау протесты.

Үзбәкстан ватандашы Андрей Лагунин Навальный яклы акциягә очраклы рәвештә килеп эләктем дип белдерә.

Казанда медицина университетында алмашу нигезендә укучы Үзбәкстан ватандашы Андрей Лагунинны23 гыйнварда протест чарасында катнашкан өчен Русиядән җибәрү карары чыккан. Аннан алда шушы ук сәбәп белән мәхкәмә аны 10 мең сумга штрафка тарткан булган.

Лагунин медиаларга сөйләгәнчә, ул 23 гыйнварда Навальный яклы митингка очраклы рәвештә генә килеп эләккән. Куәт оешмалары вәкилләре аны тоткарлап, тоткыннар өчен машинага утыртканнар, төнне ул шунда кунарга мәҗбүр булган.

Мәхкәмәдә Лагунин үзенең гаепсез икәнен дәлилли алмаган. Аны 10 мең сум штрафка тартканнар. 5 мартта аңа полициядән шалтыратып, очрашырга чакырганнар. Студентка Русиягә керү тыелуы хакында язу тоттырганнар. Аңа өч көн эчендә илдән китәргә кушканнар.

Лагунин мөрәҗәгать иткән юрист Виктор Шабанов студентны "уйлап табылган сәбәпләр белән" илдән җибәрәләр дип саный. Аның сүзләренчә, чит ил кешесенә сәяси чарада катнашкан өчен илгә керүне тыярга мөмкиннәр, әмма ул "ят агент" дип танылган очракта яки "ят агент" финанслаган митингта катнашса. Шулай ук берничә мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган булса да чит ил кешесен илдән чыгара алалар. Тик Лагунин җаваплылыкка беренче мәртәбә генә тартыла, дигән юрист.

23 1әм 31 гыйнварда Русиянең йөзләгән шәһәрендә, шул исәптән Казанда да Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны иреккә чыгаруны таләп иткән киңкүләм акцияләр узды. ОВД-инфо хәбәр иткәнчә, Казанда ким дигәндә 171 кеше тоткарланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG