Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцариядә референдумда йөзне каплаучы киемгә каршы тавыш бирелде


Референдум нәтиҗәләре илнең Конституциясенә язып куелачак. Киңкүләм дини чараларда мондый кием белән йөрү тыелмаячак.

Швейцариядә узган референдум нәтиҗәләренә караганда, илдәге сайлаучыларның 51 проценттан артыгы җәмәгать урыннарында йөзне каплаучы киемнәрдән йөрүне тыюны яклаган. Тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләрен SFR телерадиокорпорациясе һәм Tagesanzeiger басмасы чыгарган.

Мөселман хатын-кызлары кия торган чикмән, никаб һәм балакалаваларны җәмәгать урыннарында тыю тәкъдиме белән Швейцариянең национал-консерватив Халык фиркасенең уң канаты депутатлары чыккан. Шул ук вакытта алар киңкүләм дини чараларда мондый киемне тыймаска тәкъдим иткән.

Референдум нәтиҗәләре рәсми расланганнан соң, бу хакта илнең Конституциясендә язып куелачак. Шул ук вакытта Швейцария кануннарында хатын-кызларга битен яшереп йөрүне тыя торган бүлекләр инде бар, дип искәртә "Новая газета".

2018 елгы саннарга карый, Швейцариядә 450 мең тирәсе мөселман яши. Бу ил халкының 5,3 процентын тәшкил итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG