Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ялларда коронавирустан 9 кеше үлүе хәбәр ителде


Казанда 7нче хастаханә моргы.

Соңгы атнада коронавирустан көненә 3-4 кешенең үлеме турында рәсми белдерелә.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы якшәмбе республикада коронавирустан дүрт кешенең үлеме турында хәбәр итте. Сүз 1931, 1942, 1955 елгы өч хатын-кыз һәм 1946 елгы ир турында бара.

Шимбә министрлык биш кеше үлеме турында белдергән иде: 1940, 1941, 1958 елгы өч ир һәм 1944, 1955 елгы ике хатын-кыз.

"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән", диләр министрлыкта.

Соңгы җиде көндә коронавирустан көненә 3-4 кешенең үлеме турында рәсми белдерелә, гәрчә вирус йоктырулар саны әзәйсә дә. Соңгы атнада тәүлегенә якынча 50 кешедә COVID-19 ачыклана.

Шулай итеп, рәсми саннарга караганда, 8 март иртәсенә Татарстанда коронавирустан барлыгы 364 үлгән.

Русиядә узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 10 253 очрагы теркәлгән, 379 кеше үлгән диелә стопокронавирус.рф сайтында. Пандемия башыннан илдә барлыгы 89 437 коронавирустан үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG