Accessibility links

Кайнар хәбәр

Володин "дигитал суверенлык"ны яклау кануннары арттырылачак диде


Вячеслав Володин.
Вячеслав Володин.

Русия думасы спикеры бу белдерүен РБК, ТАСС, Sputnik радиосы, “Коммерсант”, “Взгляд” газетлары ФСБ хәбәренә нигезләнеп язган Воронежда Украина радикаллары тарафдарлары тоткарлануы турында язмаларын Facebook томалавына бәйле рәвештә ясады.

Русия думасы җитәкчесе Вячеслав Володин илнең "дигитал суверенлыгын" яклауга юнәлдерелгән яңа кануннар кабул ителәчәк дип белдерде. Бу Көнбатыш социаль челтәрләре Русия медиалары язмаларын томаламасын өчен эшләнәчәк диде. Бу турыда дума сайтында әйтелә.

Володин язмаларны томалауны тәнкыйтьләп, думада "Русия медиаларына мондый гамәлләрне булдырмас өчен" кануннарга төзәтмәләр кертеләсен хәбәр итте.

"Facebook ягыннан бу беренче тапкыр гына түгел. Элегрәк Instagram һәм Twitter да шулай эшләде. Моны булдыру ярамый дип саныйм. Бу безнең идкүләм кануннарны боза. Сүз илкүләм кануннарны төзәтү, ватандашларның хокук һәм ирекләрен саклау, шулай ук дигитал суверенлыкны тәэмин итү өчен модель кануннар әзерләү турында барырга мөмкин" дигән Володин.

Аның сүзләренчә, Италия, Австралия, Һиндстан һәм дөньяның башка илләрендә дә "глобаль IT-компанияләрнең башбаштаклыкларына каршы, иң җитди җаваплылык чараларына кадәр куллану тәкъдимнәре" эшләнә. Шуларга бәйле рәвештә Володин бу сорауларны халыкара дәрәҗәдә карарга тәкъдим иткән.

Аннан алда Facebook РБК, ТАСС, Sputnik радиосы, "Коммерсант", "Взгляд" газетлары ФСБ хәбәренә нигезләнеп язган Воронежда Украина радикаллары тарафдарлары тоткарлануы турында язмаларын томалаган иде. Facebook бу язмалардагы мәгълүматны ялган дип бәяләде. Социаль челтәрнең бу нәтиҗәсе Украинаның StopFake сайтының фактлар тикшерүче эксперты мәгълүматына нигезләнгән. Эксперт тоткарланучыларның Русия наци оешмасы әгъзалары булуын һәм аларның Украина белән берничек тә бәйле булмаганын белдергән.

Роскомнадзор Facebook идарәсенә Русия медиалары язмаларын карау мөмкинлеген торгызу таләбе куйды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG