Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсе Русиянең Татарстанда көчләүгә дучар булган баладан сорау алуларга аңлатма бирүен сорый


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бүлмәсе

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе көчләүгә дучар булган 13 яшьлек Татарстан кызының мәнфәгатьләрен яклаучы оешманың тикшерүчеләргә карата шикаяте уңаеннан Русия хакимиятләренең аңлатма бирүен сорый.

Татарстанда яшәүче, хәзерге вакытта 13 яшьлек кыз үзенең туганнарының гаиләсендә берничә ел дәвамында җенси көчләүләргә дучар булган. Балалар йортында тәрбияләнүче ул кыз бу турыда психологка да, тәрбиячегә дә сөйләгән, әмма алар ышанмаган. Соңрак ул кызны аның сыйныф җитәкчесе балалыкка алган. Укытучы ул кызны психологка алып баргач кыз бөтен хәлләрне сөйләп биргән.

Аның сөйләгәннәре нигезендә 2019 елда һәр көчләүчегә карата барлыгы дүрт җинаять эше ачылган. Сорау алулар вакытында бала көчләүләрнең нинди шартларда узуы турында барлыгы 23 мәртәбә сөйләргә мәҗбүр булган. Психологлар сорау алулар санын киметүне сораса да, тикшерү органнары алар сүзенә колак салмаган.

Үсмернең мәнфәгатьләрен хәзер "Правовая инициатива" оешмасы (Русиядә чит ил агенты дип танылган, әмма оешма бу карар белән килешми) яклый. Оешма фикеренчә, Русия кануннары көчләүгә дучар булган балаларга бәйле тикшерү эшләренең ул балаларның хәлен җиңеләйтеп оештырылуын тәэмин итми.

Дәүләт һәркемне дорфа һәм кешелек абруен төшерә торган могамәләдән сакларга һәм ул тикшерү эшләрендә дә, мәхкәмәдә дә тәэмин ителергә тиеш, ди хокук яклаучылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG