Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камчаткада алеут теленең беринг диалектында сөйләшкән соңгы кеше үлгән


Вера Тимошенко.
Вера Тимошенко.

Вера Тимошенко соңгы көннәренә кадәр Русия һәм чит ил белгечләренә алеут теле һәм милли мәдәнияте белән бәйле тикшерүләргә ярдәм иткән, чәчәмә әсәрләр һәм шигырьләр тәрҗем иткән. 

Камчаткада алеут теленең беринг диалектында сөйләшкән соңгы кеше — Вера Тимошенко үлгән. Аңа 93 яшь иде. Бу хакта Русия фәннәр академиясе әгъза корреспонденты Евгений Головкога сылтанып Kam24 хәбәр итте.

Тимошенко Беринг утравындагы Алеут райнының Никольское авылында яши иде. Ул күп еллар алеут мәдәниятен саклау белән шөгыльләнде. Тимошенко Абориген көнендә катнашты һәм алеут җырлары җырлады.

"Моңа бик якын охшаш тел әлегә Алеут утрауларында саклана (Атка утравында берничә сөйләшүче бар), әмма Русиядә, белүемчә, бу телдә сөйләшүче кеше юк. Америка диалекты шулай да нык аерыла", дигән Головко.

  • Тимошенко 1927 елда Никольское авылында туган. 1959 елдан Алеут районы дәүләт архивын җитәкләгән. Басма мәгълүматынча, ул соңгы көннәренә кадәр Русия һәм чит ил белгечләренә алеут теле һәм милли мәдәнияте белән бәйле тикшерүләргә ярдәм иткән, чәчәмә әсәрләр һәм шигырьләр тәрҗем иткән.
  • Алеутлар - Камчатка һәм Аляска арасында яшәүче Алеут утрауларының асаба халкы. Аларның саны 3500дән алып 17500гә кадәр дип бәяләнә, Русиядә бу сан кискен дәрәҗәдә кими.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG