Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан коррупция үскән төбәкләр бишлегенә кергән


Экспертлар акча күп тупланган төбәкләрдә ришвәтчелек тә үсеш алуын искәртә.

2020 елда ачыкланган коррупция очраклары ягыннан Мәскәү шәһәре беренче, Татарстан икенче урынга чыккан. Бу турыда Русия баш проуратурасының коррупциягә каршы тору кануннары үтәлешен күзәтүче идарәсе башлыгы Виктор Балдин белдергән.

Икенче урында – Ставрополь крае, аннары Мәскәү өлкәсе, Башкортстан килә дигән Балдин. Краснодар крае, Чиләбе һәм Ростов өлкәләре, Дагыстан һәм Пермь краенда да ришвәтчелек үсеш алган диелә.

Чукотка, Яһүд автоном бүлгесе, Мари Иле, Адыгея, Ингушетия, Тыва һәм башка төбәкләрдә 2020 елда коррупция дәрәҗәсе түбән булган.

Балдин сүзләренчә, коррупция үсеше "финанс активлар тупланган", икътисад ягыннан әһәмиятле карарлар кабул ителә торган, федераль хакимият органнары һәм зур сәнәгать үзәкләре булган төбәкләрдә һәрвакыт югарырак була.

Шул ук вакытта статистика саннары вазгыятьнең чын торышын күрсәтә алмый, коррупция белән бәйле җинаятьләр бик тирәндә бара, һәм ачыкланган җинаятьләр саны урындагы хокук саклау оешмаларының актив эшләвен генә күрсәтүе мөмкин дип искәрткән прокуратура вәкиле.

Узган елның җәендә баш прокуратура коррупция көчле булган төбәкләр рейтингын төзегән иде. Ул вакытта беренче унлыкка Мордовия, Чуашстан, Камчатка, Архангельски, Брянски, Магадан, Новгород, Оренбур, Сарытау һәм Төмән өлкәләре керде.

Ингушетия, Хакасия, Алтай крае, Вологда, Мәскәү, Мурмански, Пенза өлкәләре, Петербур, Акъяр шәһәрләре, Ямало-Ненец автоном бүлгесе коррупциягә бирешмәүче төбәкләр дип аталды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG