Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае Башкорт атын яклау көнен кертергә тәкъдим итте


Иллюстратив фото.
Иллюстратив фото.

Корылтай җитәкчесе Галим Якупов башкорт атлары токымының үзенә генә хас сыйфатлары юкка чыга дип белдергән.

Дөнья башкорт Корылтае Башкорт атын яклау көнен булдыру тәкъдиме белән чыккан. Корылтай җитәкчесе Галим Якупов сүзләренчә, халык селекциясе ярдәмендә табылган башкорт токымы сыйфатлары юкка чыгу куркынычы бар.
Якупов башкорт атының кырыс табигать шартларын җиңел кичерүе уникаль сыйфат булып торуын искәрткән. Башкорт атын ул "кар өстенә колынлый ала, 15 минуттан колыны рәхәтләнеп чабып йөри башлый" дип сыйфатлаган. "Шушы атыбызны җәлләп тормыйча йөк атлары токымы белән кушалар, ите күбрәк чыксын диләр. Башкорт атының уникаль сыйфатларын азайталар. Башкорт токымлы атны яклау һичшиксез кирәк" дигән Галим Якупов.

Хәзерге вакытта Корылтай Башкорт аты көнен уздыру даталарына тәкъдимнәр кабул итә диелә.

"Башкорт брендларын саклау һәм яклау Башкорт халкы үсеше стратегиясенә язып куелган. Башкорт атының уникаль булуы 30 ел элек, 1991 елда Советлар берлегенең Дәүләт агросәнәгать комитеты тарафыннан дәлилләнгән" диелгән Башкорт халкы Корылтае матбугат хезмәте хәбәрендә.

2018 елның декабрендә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов республикадагы ат үрчетү хуҗалыклары "татар аты"н аерым токым буларак теркәүче документ алганын хәбәр иткән иде. 2019 елның февралендә сакланучы селекция казанышлары дәүләт реестрында "Татар" токымлы атларга патент теркәлгән.

Хәзерге вакытта Татарстанның Лениногорски, Әлки, Теләче, Саба районнарында фермерлар татар токымлы атны үрчетү белән шөгыльләнә. 2020 елның февралендә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы татар атлары үрчетүне үстерү өчен фермерларга 5 млн сум субсидия биреләсен хәбәр итте.

Татар атын популярлаштыручы, 2019 елда татар атлары җигеп Мәккәгә сәфәр кылган Рәсүл Ахияретдинов Азатлыкка башкорт аты "халык селекциясе" ярдәмендә табылган, бу ышанычлы юл түгел, татар аты фәнни нигезле итеп ачыкланган дип сөйләгән иде. Ул шулай ук Евразия далаларында яшәгән халыкларның атлары уртак булырга мөмкин дигән фикер дә әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG