Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Мәскәүнең ялган мәгълүмат тарату кампанияләренең төп максаты Германия дип белдерде


Европа тышкы элемтәләр хезмәте әзерләгән хисапта шундый нәтиҗә ясала.

Русиянең ялган мәгълүмат тарату кампанияләре Европа берлегенең башка илләре белән чагыштырганда күбрәк Германиягә кагыла. Бу турыда Европа тышкы элемтәләр хезмәте әзерләгән хисапта әйтелә.

"Европа берлегенең бер башка дәүләтенә дә Германия федератив дәүләтенә караганда активрак һөҗүм ясалмый" диелә хисапта. Мондый "системлы кампанияләр" сәяси дәрәҗәдә һәм социаль челтәрләр аша алып барыла диелә.

Хисапта әйтелгәнчә, 2015 елның ахырыннан алып 700дән артык шундый очрак теркәлгән. Франциягә – 300, Италиягә – 170, Испаниягә 40 тапкыр шундый ялган мәгълүмат белән һөҗүм итү булган диелә. Бу саннарга ачык кулланылыштагы язмалар һәм сәясәтчеләрнең әйткән сүзләре кертеп саналган дип хәбәр итә DPA агентлыгы. Кремль Германияне урыслардан курку биләп алган ил дигән образын тудыра дип саный хисап авторлары.

Аннан алда Европа берлегенең тышкы сәясәт җитәкчесе Жозеп Боррель Русия үзенең гамәлләре белән Европа берлегенең демократиясен каралтырга тырыша дип белдергән иде.

Европа тышкы элемтәләр хезмәте хисабы чыгуы АКШның Мәскәүгә дәгъвалар белдерүе белән дә туры килде. АКШ Мәскәү Көнбатышта эшләнгән коронавирус вакциналарының абруен төшерү өчен көч куя дип саный. "Мәскәүнең элеккеге алымнарын куллануы ачык күренә. Вакциналар турында ялган мәгълүмат таратып, ул кешеләрнең тормышын куркыныч астына куя, ә ул вакциналар көн саен кеше гомерен саклап кала" дип белдерде 8 мартта АКШ дәүләт департаментының рәсми вәкиле Нэд Прайс.

Русия хакимияте ялган мәгълүмат тарату кампанияләренә катнашы булуын кире кага.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG