Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирус белән авырганнан соң 7,4 мең кеше үлгән


Ковид кичергән кешеләрдә кан әйләнеше авырулары көчәйгән.

Татарстанда кан әйләнеше авыруларыннан үлемнәр 23 процентка арткан. Бу хакта 9 мартта Казанның баш кардиологы Зөлфия Ким башкаланың сәламәтлек саклау идарәсе киңәшмәсендә белдерде. 7,4 мең кеше коронавирус белән авырганнан соң өч ай эчендә үлгән.

"Әгәр без коронавирус белән кан әйләнеше авыруларыннан үлемне чагыштырсак, Русиядә 17 тапкырга, дөньяда 10 тапкырга аерма барлыгын күрәбез.

2020 елда Татарстанда коронавирус белән авырганнан соң өч айда җиде меңнән артык кеше үлгән. Үлемнең төп сәбәбе – кан әйләнеше авырулары. Ковид белән авырган кешеләрне җитди рәвештә күзәтеп барырга кирәк", диде Ким.

Татарстанда үлемнәр саны артуы федераль үзәк тарафыннан тәнкыйтькә тотылган. Республикада өйдә үлүчеләр саны да арткан. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белдерде.

"Узган ел Татарстанда үлемнәр саны арткан. 1000 кешегә 13,9 очрак туры килә. Федераль үзәктән тәнкыйть ишеттек, бергә анализ үткәрдек. Кан әйләнеше авырулары артуына ковид йогынты ясавы ачыкланды. Моны кабат анализларга кирәк", диде ул.

Моннан тыш, өйдә үлүчеләр саны да арткан. "Бу безнең җитешсезлек. Беренче ярдәм күрсәтү челтәре белән югары медицина үзәкләре арасында аерма зур булуын күрсәтте. Безгә һәрбер сырхауханәгә аерым бурыч йөкләргә кирәк", диде ул.

Министр Марат Садыйков беренче медицина ярдәме күрсәтүчеләргә хезмәт хакын ике тапкырга арттыруны сорап федераль үзәккә мөрәҗәгать юллаячагын белдерде.

Рәсмиләр белдергәнчә, пандемия башланганнан Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 364 кешегә җитте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG