Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирина Волынец 14 яшькә җитмәгәннәргә социаль челтәрләр куллануны тыярга тәкъдим итте


Ирина Волынец.

Татарстан дәүләт шурасы депутатлары бу тәкъдимне хупларга әзер түгел.

Татарстанда бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец 14 яшькәчә балаларга социаль челтәрләр белән файдалануны тыярга тәкъдим итте.

Социаль челтәрләрдә аккаунтлар теркәүгә яшь ягыннан чикләү кертү тәкъдимен балалар омбудсмены Татарстан дәүләт шурасы утырышында яңгыратты. Волынец балаларны социаль челтәрләр аша протестларга һәм "деструктив"ка җәлеп итәләр, дип зарланган. Депутатлар әлегә андый документны кертергә әзер түгел дип белдергәннәр. Ләкин интернет куркыныч тудырырга мөмкин булуы белән килешкәннәр дип яза Коммерсант.

Волынец сүзләренчә, февральдә ул шушы ук тәкъдимен Русия иҗтимагый пулатында "Балигъ булмаганнарны социаль челтәрләрдә хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итүне кисәтү" дип аталган тыңлаулар вакытында да әйткән.
Шул ук вакытта белгечләр Интернетның балаларга начар йогынтысы дәлилләнмәгән булуын да әйтә. Мәсәлән, Татарстанда 2018-2019 елда балалар суициды очракларының берсе дә Интернетның начар йогынтысы аркасында булмаган. Бу турыда республикадагы балалар омбудсменының еллык хисабында әйтелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG