Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда театр, кинотеатр һәм мәдәният йортларын 100 процентка тутырырга рөхсәт ителде


Уфада татар "Нур" театры.
Уфада татар "Нур" театры.

Башкортстанда коронавирус таралуга каршы кертелгән чаралар йомшартыла. 

Башкртстанда театр, кинотеатрларга, мәдәният йортларына үз залларын 100 процентка тутырырга рөхсәт ителә башлаячак. Бу турыда республиканың коронавируска каршы көрәш штабы утырышында карарга киленгән. Әлеге хәбәрне Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә язып чыккан.

"Спорт чараларына карата да чикләүләрне алабыз. Әлбәттә, санитар-эпидемиология чараларын катгый үтәү шартларында. Төп таләпләр үзгәрешсез кала. Бу битлек киеп йөрү, социаль ара калдыру һәм бүлмәләрне санитар эшкәртү" дигән Хәбиров.

Утырышта шулай ук 65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга изоляция таләбен алу мөмкинлеге дә каралган. Ләкин сәламәтек министрлыгы һәм Роспотребнадзор экспертлары моңа каршы чыккан, алар әлеге категория кешеләре өчен вәзгыятьнең әлегә куркыныч булуын әйткән. Аларга мәҗбүри изоляция 25 мартка кадәр озайтыла.

Башкортстанда яңа төр коронавирус инфекциясен көн саен 100-130 кеше йоктыра. 8 март бәйрәмнәрендә өч ял көнендә республикада COVID-19 сәбәпле тагын 11 кеше үлгәнлеге әйтелә. Пандемия башыннан Башкортстанда 30 меңгә якын кешедә яңа төр коронавирус расланган, 9 март саннарына карый, бу диагноз белән үлүчеләр 303 кеше булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG