Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда СМА диагнозлы балаларга дару апрель азагында вәгъдә ителә


Фәридә Яркәева (сулда) пикетчылар белән очраша
Фәридә Яркәева (сулда) пикетчылар белән очраша

Хакимиятләргә язган хатларына җавап булмагач, Татарстандагы сигез гаилә хөкүмәт бинасы янына пикетка чыкты.

10 мартта, СМА (спинальная мышечная атрофия) диагнозлы балаларның ата-аналары Татарстан хөкүмәте бинасы янына пикетка чыкты. Алар балаларына канун нигезендә тиешле дару — "Спинраза" бирүне таләп итә. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева ул дару апрель азагына булачак дип вәгъдә итте.

Ата-аналар иртәнге 9 тулганда ук Татарстан хөкүмәте бинасы каршына бер-береннән ара калдырып, бер кешелек пикетларга тезелеп басты. Пикетчылар арасында Казан, Чаллы, Лениногорски, Арчадан килүчеләр бар иде.

Пикетка чыгарга дип сигез гаилә берләшкән. Шуларның алтысының кулында баласы Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан "Спинраза" белән тәэмин ителергә тиеш дигән мәхкәмә карарлары да бар, шуңа карамастан, алар әлегәчә бу даруны ала алмый. Тагын ике гаилә хәзер мәхкәмә юлын таптый. Пикетка чыгуларының сәбәбе дә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының мәхкәмә карарын үтәмәве булган. Алар бу карар тормышка ашырылганчы хөкүмәт каршына чыгарга җыена.

Алар пикетка чыгарга әзерләнүләре турында 1 мартта ук Татарстан президентына, прокуратурага, тикшерү комитетына хатлар язган булган. Ун көн эчендә дару белән тәэмин итү өчен берни дә эшләнмәгән, ата-аналар белән элемтәгә чыгучы булмаган.

Бүген пикетчылар янына Татарстан хөкүмәтенең хатлар бүлегеннән чыгып, аларны бинага керергә, гариза язарга чакырдылар. Шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева да пикетчылар янына килеп, апрельдә дару булачак дип вәгъдә итте.

"Без Русия сәламәтлек саклау министрлыгы белән сөйләшүләр алып барабыз, бүген дә шушы хакта киңәшмә булачак. "Круг добра" фонды әле күптән түгел генә оешты, даруны алай тиз генә алып булмый. Шушы арада бу даруны сатып алу өчен бәйге дә игълан ителәчәк. Апрель азагына сезгә дару булачак", диде Яркәева.

2021 елның гыйнварында, гомеренә куркыныч яный торган авырулы диагнозлы балаларны дару белән тәэмин итү өчен, Русия президенты Владимир Путин әмере белән "Круг добра" дип аталучы фонд ачылган иде.

Бүген Татарстанда 31 кешедә СМА диагнозы расланган, шуларның 24е – балалар. "Круг добра" фонды балаларны гына дару белән тәэмин итәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG