Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Нурлат мәшгульлек үзәге җитәкчесе үз-үзенә кул салган


Фәния Хәсәнова.
Фәния Хәсәнова.

Фәния Хәсәновага 39 яшь булган.

9 март көнне Нурлат шәһәренең мәшгульлек үзәге җитәкчесе Фәния Хәсәнова үлгән. Ул үз-үзенә кул салган дип яза Татарстан басмалары. Бу хакта әлегә рәсми мәгълүмат бирелмәде. Медиа хәбәрләренә караганда, әлеге эшне Русиянең тикшерү комитеты тикшерә башлаган.

"Татарская якудза" телеграм-каналы үлемгәТатарстан хезмәт министрлыгы җитәкчелеге арасында килеп чыккан низаг булуы ихтимал дип яза. Янәсе, мәшгульлек үзәге җитәкчесе тикшерүләргә һәм басымга түзә алмаган.

Әмма кайбер башка мәгълүматларга караганда, Хәсәнова шәхси сәбәпләр аркасында үз-үзенә кул салган.

Фәния Хәсәнова Нурлат мәшгульлек үзәге җитәкчесе итеп 2021 ел башында билгеләнде. 2009-2016 елларда ул мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгече булып эшләгән. 2018 елдан өч ел дәвамында Нурлат шәһәренең 6нчы мәктәбен җитәкләгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG