Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсмиләр Кырымда хезмәт хаклары түбән булуын раслый 


Кырымда Тав Бадрак авылы.
Кырымда Тав Бадрак авылы.

Кырымдагы уртача хезмәт хакы Русиякүләм уртача хезмәт хакыннан 30 процентка калыша.

Кырымда хезмәт хаклары Көньяк федераль бүлгедәге уртача хезмәт хакы белән чагыштырганда түбән булуын белдерде Кырым һәм Акъяр статистика идәресе җитәкчесе Ольга Балдина.

Федераль дәрәҗә белән чагыштырганда Кырымдагы хезмәт хаклары тагын да түбән булуы хәбәр ителде. Кырымда ел саен номиналь хезмәт хакы үсеше теркәлсә дә, ул Көньяк федераль бүлгедәге уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә җитмәгән, ә уртача Русия дәрәҗәсеннән якынча 30 процентка калыша.

Балдина сүзләренә караганда, 2020 елда Кырым буенча уртача хезмәт хакы 33571 сум тәшкил иткән, 2019 ел белән чагыштырганда 1,8% ка арткан. Әмма Көньяк федераль бүлгесе һәм тулаем Русия куләмендә күрсәткечләр белән чагыштырганда бу үсеш сизелерлек түгел диде ул.

"Кырымда хезмәт хакы Русиядә һәм Көньяк федераль бүлгедәге уртача хезмәт хакларыннан түбән. Көньяк федераль бүлгедә уртача курсәткечтән 92,8 процент тәшкил итсә, Русия күләмендәге уртача күрсәткечтән 65,7 процентны тәшкил иткән.

Русиядәге уртача күрсәткечләр шактый югары. Көньяк федераль бүлгедә без уртача күрсәткечләргә дә җитә алмыйбыз" диде Балдина.

Крымстат биргән мәгълүмаларга караганда, 2020 елда халыкның реаль эш хакы бер процентка, халыкның реаль керемнәре исә дүрт процентка кимегән, инфляция индексы 105,2 процент тәшкил иткән. Русиядә бу күрсәткеч —104,9 процент.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG