Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ илчесе: Русия Кырымда этник украиннарны һәм кырымтатарларны эзәрлекләвен дәвам итә


Линда Томас-Гринфилд.
Линда Томас-Гринфилд.

Агрессия тәмамлануга әле ерак дип белдерде Линда Томас-Гринфилд.

Америка Кушма Штатлары Русиянең Кырымны аннексияләвен беркайчан да танымаячак һәм алга таба да аны Украина көнчыгышында агрессия өчен җаваплылыкка тартачак, дип белдерде АКШның Берләшкән милләтләр оешмасындагы илчесе Линда Томас-Гринфилд.

Ул моны БМОда Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) эшчәнлегенә багышланган брифингта әйтте.

"Күптән түгел Русиянең Кырымга бәреп керү һәм аны басып алуына җиде ел тулды. Агрессия тәмамлануга әле ерак. Кырымда Русия хакимияте оккупациягә каршы чыгучыларны эзәрлекләвен һәм утыртуын дәвам итә, аерым алганда кырымтатарларны, этник украиннарны, башка дини һәм милли азчылык вәкилләрен" дип белдерде Линда Томас-Гринфилд.

Узган айда илче Украина көнчыгышында 5-7 февраль көннәрендә атышны туктату режимы 349 тапкыр бозылуын искәртеп, бу вазгыятьне "Русиянең Украинадагы низагны үз кулында тотуы турында кискен искә төшерүе" дип бәяләде.

ОБСЕда АКШ эшләренең вакытлы вәкиле Кортни Остриан үзенең чыгышында Украина көнчыгышында сугышлар көчәю, хәрбиләр арасында югалтулар, ватандаш халыкның кыенлыклары өчен нәкъ менә Русия җавап бирә дип белдерде.

Донбасста кораллы ызгыш 2014 елдан, Русия Кырымны басып алганнан соң дәвам итә. Украина һәм Көнбатыш Русияне хәрбиләргә кораллы ярдәм күрсәтүдә гаепли. Кремль бу гаепләүләрне кире кага, Донбасста Русиядән сугышчылар булса да, алар бары ихыярилар гына дип белдерә.

БМО саннарынча, 2014 ел апреленнән 2021 елның 31 гыйнварына кадәр Донбасста кораллы ызгыш нәтиҗәсендә 13 100дән алып 13 300гә кадәр кеше һәлак булган.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG