Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә Әмирә Әхмәтова дару белән тәэмин ителергә тиеш дип белдерде


Алинә Әхмәтова.
Алинә Әхмәтова.

Татарстан cәламәтлек саклау министрлыгы сирәк авырудан интегүче балага дару сатып алырга теләмичә, Вахитов районы мәхкәмәсе карарын шикаять иткән иде.

11 мартта Татарстан Югары мәхкәмәсе 4 яшьлек Әмирә Әхмәтованы дару белән Татарстан cәламәтлек саклау министрлыгы тәэмин итәргә тиеш дигән карарны үз көчендә калдырды.

Узган елның 10 декабрендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Әмирә Әхмәтованы дару белән тәэмин итү турында карар кабул иткән иде. Ул бу эшне башкаруны Татарстан cәламәтлек саклау министрлыгына йөкләде. Баланың һәр көне исәптә булуга карамастан, cәламәтлек саклау министрлыгы, бу карар белән килешмичә, аны Югары мәхкәмәгә шикаять итте. Утырышны ике айдан артыкка сузып, 11 мартка гына билгеләделәр.

Югары мәхкәмә утырышында элекке карар үз көчендә калдырылды: Әмирә Әхмәтованы дару белән Татарстансәламәтлек саклау министрлыгы тәэмин итәргә тиеш.

Татарстанда мәхкәмә карарлары кулларында булып та яртышар ел дару ала алмый йөрүчеләр күп. СМА диагнозлы баласы булган шундый ата-аналар 10 мартта хөкүмәт бинасы каршында пикетлар уздыра башлады. Әлеге пикетка бүгеннән Әмирәнең әнисе Алинә дә кушылды. Ул да, башкалар белән бергә, үз баласына канун тарафыннан тиешле даруны таләп итә, чөнки Әмирәгә дару кичекмәстән кирәк.

СМА диагнозлы балалар белән беррәттән орфан авырулы балалар да "Круг добра" фонды аша дару алырга мөмкин. Әмирә Әхмәтовада нәкъ шундый очрак.


Әмирә бик сирәк авырудан интегә, Русиядә андый ике генә бала бар. Берсе - Краснодардагы Сапарча Дандамаев, икенчесе - Татарстандагы Әмирә Әхмәтова. Ул балаларның бавыр эшчәнлеге дөрес булып, үт суы бүленеше дәвам итсен өчен, көн дә билгеле бер вакытта "Орфакол" даруын эчәргә кирәк. Даруның еллык курсы 16 миллион сум тора. Краснодарда яшәүче беренче баланы җирле Сәламәтлек саклау министрлыгы дару белән тәэмин итә. Татарстанның Апас районында яшәүче Әхмәтовлар исә әлегә кадәр кул сузып фондлар буенча йөри, аларның баласы моңарчы дару белән "Жизнь как Чудо", "Каф" хәйрия фондлары ярдәмендә тәэмин ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG