Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Татарстанның 60 проценты коронавирустан вакцина ясатырга теләми


Теләмәүнең бер сәбәбе дип "чип кертү ихтималын" атаганнар.

"Промрейтинг" агентлыгы татарстаннаның COVID-19га каршы вакцинага карата мөнәсәбәтен анализлаган. Сораштыру республика халкының 57,1 проценты коронавирустан вакцина ясатырга җыенмавын күрсәткән.

Респондентларның 20 проценты әлегә икеләнүдә, 12,4 проценты "бераз вакыт узгач" ясатырга ниятли. Респондентларның биш проценты вакцинаны эпидемиологик вазгыять начарланган очракта гына ясатырга мөмкинбез дигән.

Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 60 проценты вакцинаны кайда ничек ясатырга мөмкинлеген белә, 22,3 проценты - белми.

Ясатмауның төп сәбәпләре дип татарстаннар "ашыгып җитештерелгән вакцинаның ихтималы тискәре йогынтысын", " COVID-19га каршы вакциналар нәтиҗәсезлеген", "инде авырып терелүләрен һәм иммунитетлары барлыгын", "чиплаштырудан куркуларын" һәм "коронавирусны танымауларын" атаган.

Моннан тыш, респондентларның 5,5 проценты коронавирус инфекциясе тирәсендә дөньяда сүз куешуга тәгаен ышана, ә 23 проценты әлеге карашларны өлешчә уртаклаша.

Татарстаннарның 35,5 проценты гаиләләренә коронавирус йоктыру куркынычы түбән яки бик түбән дип, 22,9 проценты гына югары яки бик югары дип саный.

Коронавирус мәсьәләләрендә сораштыруда катнашучыларның күпчелеге Татарстан дәрәҗәсендә "таныш докторларына", гомум мәгълүмат киңлегендә - Дөнья сәламәтлек саклау оешмасына ышана. Шул ук вакытта рәсми матбугат чараларына татарстаннарның 68,5 проценты ышанмавын белдерде, диелә "Промрейтинг" сораштыруында.

Татарстанда 11 мартка 97 меңләп кеше коронавируска каршы вакцинаның беренче дозасын ясаткан. Икенче дозасын ясатучылар саны 47 меңнән арткан.

  • Русиядә әлегә "Спутник V" (Гам-КОВИД-Вак) вакцинасы ясала. Аның нәтиҗәлегеле 91,6 процент тәшкил итә диелде.
  • Русиядә, моннан тыш, коронавирустан тагын ике вакцина теркәлде. "Вектор" үзәгендә ясалган "ЭпиВакКорона" һәм Чумаков исемендәге үзәк уйлап тапкан "КовиВак" вакциналары әлегә киң күләмдә җитештерелми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG