Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор Татарстанда чикләүләрне йомшартырга җыенмый


Төп сәбәп – бәйрәм вакытында кафе-рестораннар санитар тәртипне бозып эшләгән һәм үз хезмәткәрләренә вакцина ясатмаган.

Татарстанда чикләүләрне йомшартырга җыенмыйлар. Бу хакта 12 мартта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде. Моңа кадәр март бәйрәмнәреннән соң республикада чикләүләрне киметергә җыенганнар иде.

"Без чикләүләрне киметергә җыенган идек. Кызганыч, бәйрәм алдыннан булган вазгыять безне сөендермәде. Моңа кадәр туклану урыннары эшенә лояль карап килдек, тикшерүләрне күп очракта көндез уздыра идек. Менә кичке вакытта рейдлар үткәргән вакытта кафе-рестораннарның профилактиканы санга сукмавын күрдек. Кичен тәртипсезлек хөкем сөрде: кафелар 100 процентка тулы, социаль аралыкны тулысынча тотмыйлар, бию заллары эшли, бию вакытында кешеләр бер-берсе янына бик якын килә, аш-су әзерләү урынында антисанитария. Без тугыз объект тикшердек. Барысында да бер төрле тәртип бозулар ачыкланды. Кызганыч, бу чикләүләрне йомшартырга мөмкинлек бирми. Төнге вакытта кафе-рестораннарга эшләргә рөхсәт бирә алмыйбыз. Безгә килгән мөрәҗәгать әлегә карала. Бу хәлдән соң 14 көн мониторинг ясап, вазгыятьнең ничек үзгәрүен карарга кирәк", диде ул.

Роспотребнадзор кафе-рестораннарның үз хезмәткәрләренә вакцина ясатмавын да тәнкыйтьләде.

"Эшмәкәрләр ягыннан җавап адым ясалуын күрмибез. Безгә чикләүләрне бетерегез дип бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Алар санитар таләпләрне үтәүләрен әйтә, ләкин берсе дә үз хезмәткәрләренең вакцина ясатуын сөйләми. Шуңа да март азагына кадәр вазгыятьне күзәтеп барачакбыз. Бүген чикләүләрне бетерү турында сүз бармый", диде Авдонина.

Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда коронавирусны тагын 50 кеше йоктырган. Пандемия башланганнан бирле 18 584 очрак теркәлгән. Барлыгы 15 245 кеше савыккан. Үлүчеләр саны 375 кешегә җитте.

Татарстанда 97 меңләп кеше коронавирустан беренче доза вакцина ясаткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG