Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпләрдә белем сыйфаты рейтингында Татарстан 22 урынга кертелгән


Татарстан мөмкин булган 100 баллдан 60,9 балл җыйган.

Белем бирү сыйфатын бәяләү федераль институты төбәкләрдә мәктәп белеме сыйфаты рейтингын төзегән. Ул Рособрнадзор бәяләве нигезендә ясалган.

Татарстан мөмкин булган 100 баллдан 60,9 балл җыйган һәм гомум рейтингта 22нче, Идел буе төбәкләре арасында җиденче урын алган.

Татарстаннан өстәрәк Удмуртия, Пермь крае, Самара, Пенза, Түбән Новгород һәм Киров өлкәләре урнашкан.

Рейтинг башында — Петербур (92,1 балл), Мәскәү (92) һәм Ленинград өлкәсе (77,1). Исемлек ахырына Чечня (13,7) һәм Ингушетия (7,8) калган.

Рейтинг төзегәндә берничә күрсәткечкә нигезләнгәннәр. Анда укыту нәтиҗәләре, мәктәп мәгарифенең гамәлилеккә юнәлгән булуы һәм мәгариф системы белән идарә итү исәпкә алынган.

Конкрет күрсәткечләрдә иң әз баллны Татарстан белем нәтиҗәсен бәяләүнең объективлыгы өчен алган. Иң зур балл - мәктәпләрдә компьютер куллану һәм урта һөнәри уку йортларына һәм югары уку йортларына укырга керүчеләр саны өчен.

2018 елда Рособрнадзор вәкилләре Татарстанга килгәч, бөтенрусия тикшерү эшләре (ВПР) уздыруның объективлыгын тәнкыйтьләгәннәр иде. Кайбер мәктәпләрдә бөтен балаларның да бөтен предметлардан да бишлеләр генә күрсәтергә оялмый дигән иде Рособрнадзор вәкиле Евгений Семченко.

Җаваплылыкны ул мәктәп мөдирләре яки укытучыларга йөкләмәде, ә югары нәтиҗәләр күрсәтүне таләп итүче түрәләрне тәнкыйтьләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG