Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда Әхмәт Закаевка каршы җинаять эше ачылган


Әхмәт Закаев.
Әхмәт Закаев.

Яңа җинаять эзәрлекләвенә Закаевның быел гыйнварда кыр командиры Аслан Бютукаев сугышчылары дип фаразланган кешеләрне үтерүне яклап чыккан белдерүләре сәбәп булган.

Чечняда террорчылыкны аклау һәм пропагандалау маддәсе нигезендә сепаратистик Ичкерия лидерларының берсе Әхмәт Закаевка карата җинаять эше ачылган. Ул инде 19 ел Британиядә яши.

"Кавказский узел" хәбәр итүенчә, яңа җинаять эзәрлекләвенә Закаевның быел гыйнварда кыр командиры Аслан Бютукаев сугышчылары дип фаразланган кешеләрне үтерүне яклап чыккан белдерүләре сәбәп булган.

Журналистлар мәгълүматынча, сүз Закаевның YouTube-та чыккан һәм соңрак алып куелган видеомөрәҗәгате турында бара. Закаевка каршы җинаять эше ачылу турында рәсми хәбәр ителмәде.

Закаев Чечняның бүгенге хакимиятләрен һәм шәхсән республика башлыгы Рамзан Кадыровны даими тәнкыйтьләп тора. 2020 елда ул Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Парламент ассамблеясе вице-рәисе Маргарета Цедерфельт белән очрашып, Чечнядагы мәхкәмәсез үч алулар, җәзалаулар турында сөйләште.

2021 ел башында Закаев үтерелгән сепаратистлар турында чыгыш ясаганнан соң, Чечня хакимиятләре аны Британиядән тапшыруга ирешмкәче иде, ләкин эш уңышлы булмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG