Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда хәрби очкыч казасында ким дигәндә дүрт кеше һәлак булган


Ан-26 очкычы
Ан-26 очкычы

Очкыч чик хезмәтенә караган.

Казакъстанның Алматы шәһәре һава аланыннан ерак түгел, башкала Нур-Солтаннан очып килүчн Aн-26 очкычы казага очраган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, очкычта алты кеше булган, аларның дүртесе үлгән, икесе авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Азатлыкның казакъ хезмәте хәбәр итүенчә, очкыч Казакъстанның чик хезмәтенә карый.

Бу соңгы биш елда фаҗигагә очраган тугызынчы Aн-26 очкычы дип хәбәр итә ТАСС.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG