Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 22 мең күп балалы гаиләгә җир кишәрлеге бирелмәгән


Гомум фото
Гомум фото

Җиргә иң зур кытлык Казан белән Чаллы шәһәрләрендә күзәтелә.

Татарстанда 22 мең күп балалы гаилә җир кишәрлеге белән тәэмин ителмәгән. Бу хакта бүген Татарстан җир һәм мөлкәт министры Фәнил Әһлиуллин хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

Республикада барлыгы 61 мең күп балалы гаиләгә җир кишәрлеге бирелергә тиеш. Шуларның 39 меңенә җир бүлеп бирелгән. Гаиләләрнең 64 проценты гына җир белән тәэмин ителгән дигән сүз.

Җирне бүлеп бирү проблемы Казан белән Чаллыда күзәтелә. Башкалада 15 мең күп балалы гаиләнең 8 764е һаман җир кишәрлеге белән тәэмин ителмәгән.

"Республикада җиргә кытлыкның 70 проценты Казан белән Чаллы шәһәрләренә туры килә. Сокуры һәм Каймар бистәләрендә җирләр биреп бетерелде. Хәзер федераль җирләрне бүлеп бирү бара. Бүгенгә 2360 кишәрлек булдырылган. Шуларның 2274е шәхси йорт төзер өчен яраклы", диде ул.

Шул ук вакытта җир кишәрлеген инфраструктура булмаган урыннардан бүлеп бирүдән зарланучылар күп. Ике ел элек Чаллы шәһәре янында күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән Подсолнухи бистәсе халкы Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать белән чыккан иде. Русия тикшерү комитеты бистәдә юллар, су һәм газ үткәргечләр булмауга зарлану уңаеннан тикшерү башлады.

Узган атнада Подсолнухи бистәсе халкы Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин белән Путин исеменә кабат мөрәҗәгать әзерләве хакында белдерде. Бистәдә яшәүчеләр быелның 1 мартында Тукай районы мәхкәмәсенең җирле хакимияткә юл салу вакытын сентябрь аена кадәр озайтуга рөхсәт бирүдән риза түгел.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG