Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быелгы "Грэмми" премиясенең дүрт төп бүләген хатын-кызлар алды


Җырчы Билли Айлиш, архив фотосы
Җырчы Билли Айлиш, архив фотосы

Бүләккә шулай ук Казакъстаннан DJ Imanbek лаек дип табылды.

15 мартка каршы төндә Лос-Анджелес шәһәрендә 63нче "Грэмми" премиясен тапшыру тантанасы узды. Әлеге бүләкне АКШның сәнгать һәм фән милли академиясе музыка өлкәсендә казанышлар өчен тапшыра.

2021 елда барлык 4 төп категориядә җиңүне хатын-кызлар яулады. "Ел язмасы" дип Билли Айлишның "Everything I Wanted" җыры танылды. Ул шулай ук фильмга иң шәп җыр өчен дә бүләк алды, ул Джеймс Бонд турында әлегә чыгып өлгермәгән "No Time to Die" фильмының төп җыры.

"Ел альбомы" номинациясендә исә "Folklore" альбомы белән Тейлор Свифт җиңде. Ул өч тапкыр "Ел альбомы" категориясендә җиңгән беренче хатын-кыз булды.

Ел җыры булып исә рэп-башкаручы H.E.R.-ның (чын исеме Габриэлла Уилсон) "I Canʼt Breathe" җыры танылды. Әлеге җыр АКШта үтерелгән афроамерикан Джордж Флойд истәлегенә багышланган, аның үлеме узган ел АКШта рассизмга каршы зур протест чараларына китергән иде.

Иң яхшы яңа артист булып исә Megan Thee Stallion (чын исеме Меган Пит) танылды.

Иң күп номинациясе булган җырчы Бейонсе исә "иң яхшы R&B башкаруы" һәм "иң шәп видео" өчен бүләкләр алды. Җырчының инде 28 Грэмми бүләге бар, бу премия тарихында хатын-кызлар арасында рекорд булып санала.

Быел Грэмми бүләгенә беренче тапкыр Казакъстан вәкиле дә лаек булды. DJ Imanbek (чын исеме Иманбәк Зайканов) "иң шәп ремикс" өчен бүләк алды.

Премия алган барлык җырчылар исемлеген биредә карап була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG