Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бизнес кереме иң нык төшкән төбәкләр унлыгына кергән


Арча районы, Чүриле авылында кафе.
Арча районы, Чүриле авылында кафе.

Татарстанда урта һәм эре бизнес керемнәре 2020 елда 88 процентка кимрәк булган.

2020 елда Русиядәге урта һәм эре бизнесның керемнәре сизелерлек кимегән. Ил күләмендә бизнес 23,5 процентка кимрәк керем алган, бу соңгы 12 елда иң зур дәрәҗәдәге кимү. Әлеге саннарны халыкара FinExpertiza аудит ширкәте китергән.

Бизнес 2020 елда барлыгы 3,8 трлн сум керем ала алмый калган. Иң зур югалтулар күзәтелгән төбәкләр арасында Татарстан да бар. Ул 88 процент күрсәткеч белән сигезенче урында тора. Республикада хезмәт хаклары 54,6 млрд сумга кадәр төшкән. Алынмый калган керемнең абсолют күләме ягыннан Башкортстан да төбәкләр арасында беренче унлыкка кергән.

Урта һәм эре бизнес 2020 елда иң начар хәлдә булган төбәк – Төньяк Осетия. 2019 елда монда бизнес 2 млн сум зыян күргән булса, 2020 елда бу сан 2 миллиард сумга җиткән. Моннан тыш, Ямал-Ненец автоном бүлгесе (456 процент), Ингушетия (436,5 процент), Амур өлкәсе (215,4 процент) һәм башка төбәкләрдә керем кимү күләме бик зур булган.

Илдә мондый хәл соңгы тапкыр 2008 ел кризисы вакытында күзәтелгән. Ул вакытта урта һәм эре бизнес югалтулары 30,4 процент тәшкил иткән. Ләкин алынмый калган керемнәрнең суммасы ягыннан ул чор бераз җиңелрәк узган – югалтулар 1,74 трлн сум тәшкил иткән.

Керемнәрнең иң нык төшкән вакыты 2020 елның язында коронавирус изоляциясе чорына туры килә. Известия сораштырган экспертлар дәүләт ярдәм күрсәтмәгән булса, ширкәтләр күргән зыян 50 процентка җитәр иде дип белдергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG