Accessibility links

Русия АКШ облигацияләрендә саклана торган акчаларын арттырган


АКШ финанс министрлыгы.
АКШ финанс министрлыгы.

Гыйнварда Русия тагын 134 миллион доллар күләмендә АКШ кыйммәтле кәгазьләрен сатып алган.

Русия 2021 елның беренче аенда Американың кыйммәтле кәгазьләрендә (US Treasuries) акча саклауны арттырган. Хәзер Русиянең АКШ облигацияләрендәге капиталы 6,145 миллиард доллар тәшкил итә, 2020 елның декабрендә ул 6,011 миллиард булган. Бу саннар АКШ финанс министрлыгы мәгълүматында күренә.

Озак вакытка алынган облигацияләр өлеше 2,7 миллиард тәшкил иткән, бер ай элек ул 1,2 миллиард доллар булган. Кыска вакытка алынган кәгазьләр күләме - 3,4 миллиард доллар, бер ай элек 4,8 миллиард доллар булган.

2021 елның гыйнварына АКШ кыйммәтле кәгазьләрен иң күп күләмдә тотучылар Япония (1,27 триллион доллар) һәм Кытай (1,09 триллион доллар) булып торган.

Русиянең АКШ дәүләт облигацияләрен иң күп күләмдә тоткан вакыты 2013 елның фераленә туры килә - 164,3 миллиард доллар. 2014 елда Русия Америка кыйммәтле кәгазьләрендә саклаган акчаларын чыгара башлый. 2020 елның мартында илнең Америка дәүләте кыйммәтле кәгазьләрендә сакланган акчалары 3,85 миллиард тирәсе булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG