Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәккәгә татар атында барып җитә алмаган Рәсүл Ахияретдинов быел хаҗга җәяү чыккан


Рәсүл Ахияретдинов.
Рәсүл Ахияретдинов.

2018 елда рәсми кәгазьләр булдыруда кыенлыклар сәбәпле татар атлары Әстерхан янында калган иде. Бу юлы сәфәр шул өзелеп калган җирдән дәвам итә.

2018 елда татар атларын җигеп Болгардан Мәккәгә хаҗ сәфәренә чыккан Башкортстан егете Рәсүл Ахияретдинов быел әлеге юлны тагын бер кат узарга булган. Сәфәре башлануын ул Азатлыкка сөйләде. Хәзерге вакытта юлчы Дагыстанның Кизләр шәһәре тирәсендә.

"Ул вакытта Әстерхан өлкәсенең Новокучергановка дип аталган авылында атларны калдырырга мәҗбүр булган идек. Аларны аннары Казакъстаннан ат алу-сату белән шөгыльләнүче егетләр кире Башкортстанга, Иглин районында Хәсән Идиятуллин хуҗалыгына кайтарып куйды. Мин хаҗга юлымны дәвам иттем" дип искә алды Рәсүл Ахияретдинов. Мәккәгә ул очкычта очкан.

Бу юлы ул сәфәрен җәяү башкарырга булган. Башта атлар белән чыгарга уйласа да, 2018 елда очраган кыенлыклар бу юлы да хәл ителә алмаган. Шуңа күрә сәфәр атсыз гына бара. Рәсүл Ахияретдинов көненә 20-40 чакрым юл уза. Кунакханәләр очраса, шунда куна, яисә юлда очраган кешеләр аны үзләренә алып кундырып чыгара.

Хаҗиның юлы Әзәрбайҗан, Иран, Гыйрак аша үтәчәк. Барлыгы дүрт меңгә якын чакрым араны узарга туры киләчәк. Июльнең 20ләренә, хаҗ башланган көннәргә Мәккәгә барып җитәргә уйлый. Юлның кайбер өлешен машина белән кичәргә дә туры килер, ди ул. Ләкин Мәдинә белән Мәккә арасындагы 400 чакрым араны тәгаен җәяү барырга ниятләвен әйтә. Шул рәвешле, борынгы бабалары күп айларга сузылган хаҗ сәфәре вакытында үзен ничек хис иткәнен дә кичерергә теләвен белдерә.

"Коръәндә хаҗга җәяү һәм ябык дөяләрдә килерләр дигән сүзләр бар. Очкычта димәгән. Хәзер, дөресен әйткәндә, хаҗ кылуны туризмга әйләндереп бетерделәр. Анда килгән кешеләр арасында этеш-төртеш, Кәгъбә-ташны үбү кебек күренешләр бар. Болар булырга тиеш түгел. Мөселманнар безнең бабаларыбыз кебек изге җирләргә айлар дәвамында, кыенлыклар күреп сәфәр кылса, түземлекләре артыр иде, Мәккәдә дә сабыррак булырлар иде" ди мосафир.

Рәсүл Ахияретдинов сәфәре турында Instagram-дагы сәхифәсендә хәбәрләр куеп бара. Көнгә бер-ике язма чыгара. Сәхифәгә язылучылар арта бара ди ул. Кулланучылар бу язмалар астына рухландыра торган сүзләр язып калдырган.

2018 елдагы сәфәре турында Рәсүл Ахияретдинов Азатлыкка сөйләгән иде. Ул Дөнья татар конгрессы "Болгар-Казан ат белән узу маршруты" эшләү кирәклеген танып, ярдәм вәгъдә итсә дә, бу сүздә генә калды дип сөйләде. Бу юлы да Татарстан җитәкчелеге вәкилләренә мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәм булмады, татар атларының Мәккәгә барып җитүе Татарстанга кирәкми дип сөйләде Рәсүл Ахияретдинов быелгы сәфәре турында.

Мартта Дөнья башкорт Корылтае Башкорт атын яклау көнен булдыру тәкъдиме белән чыкты. Корылтай җитәкчесе Галим Якупов башкорт атларында токым сыйфатлары юкка чыгу куркынычы бар дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG