Accessibility links

Кайнар хәбәр

RFE/RL президенты Кырымда фрилансер Владислав Есипенко кулга алынуын хөкем итеп чыкты


Владислав Есипенко
Владислав Есипенко

Владислав Есипенко Крым.Реалии проекты журналисты, Украина һәм Русия ватандашы. ФСБ аның 10 мартта тоткарлануын белдерде.

Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) президенты Джейми Флай аннексияләнгән Кырымда Радіо Свобода (Крым.Реалии проекты) штаттан тыш хезмәткәре, Русия һәм Украина ватандашы Владислав Есипенко тоткарлануы һәм кулга алынуын хөкем итеп чыкты.

"Кремль Русия аннексияләгән Кырымда һәр мөмкин булган альтернатив авазга каршы эзәрлекләү һәм куркытулар кулланган вакытта, Азатлык радиосының Украина хезмәте фрилансеры Владислав Есипенконың күптән түгел тоткарлануы борчылу тудыра. Есипенконы кичекмәстән азат итү кирәк, ул гаиләсе белән кавыша алсын" дип белдерде Джейми Флай.

Есипенко Украина махсус хезмәтләре белән хезмәттәшлек итүдә шикләнелә. Украина тышкы күзләү хезмәте, әлеге гаепләүләргә карата фикерен белдереп, "Русия махсус хезмәтләре провокацияләренә комментар бирмибез" дип белдергән.

"Кырымны оккупацияләүнең еллыгы алдыннан шундый пропагандистлык акциясе – халыкның игътибарын ярымутрауның күпсанлы эчке проблемнарыннан читкә җибәрү өчен уңайлы сәбәп" дип белдергән Украина тышкы күзләү хезмәте матбугат үзәге.

16 мартта ФСБның Иҗтимагый элемтәләр үзәге 10 мартта Кырымда Владислав Есипенко тоткарлануын белдерде. Ул "Украина махсус хезмәтләре өчен мәгълүмат җыю" сәбәпле тоткарланды диелә.

ФСБ фаразынча, Есипенко "Кырымда җирлекне, тормыш тәэмин итү объекларын һәм кешеләр күпләп туплана торган урыннарны фотога һәм видеога төшергән".

ФСБ белдергәнчә, Есипенко үзе бу турыда мәгълүмат биргән, ул Украина тышкы күзләү хезмәте офицеры биреме нигезендә мәгълүмат җыюын, шушы ук хәрби киңәше белән үз иминлеге өчен автомобилендә кулдан ясалган шартлаткыч саклаганын әйткән.

Аннан алда Украина хокук яклаучылары Русия хакимиятеннән Владислав Есипенкога ирек бирүне таләп итеп уртак белдерү чыгарды. Белдерү авторлары халыкара җәмәгатьчелекне аннексияләнгән Кырымда эзәрлекләүләр өчен Русиягә басымны арттырырга чыкырды.

Владислав Есипенко "ату коралын канунсыз ясау, үзгәртеп ясау яки төзәтү" һәм "сугыш припасларын канунсыз җитештерү" гаепләре белдерелә. Русия җинаять кодексына ярашлы, болар өчен аңа алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Есипенко 11 майга кадәр сак астында калачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG