Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джорджиядә массаж салоннарына һөҗүмнәрдә 8 кеше үтерелгән


Атланта, 16 март.
Атланта, 16 март.

Атып үтерелгән сигез кешенең алтысы чыгыш белән Азиядән булган.

Американың Джорджия штатында сишәмбе массаж салоннарына берничә һөҗүм оештырылган. Аларда сигез кеше һәлак булган. Һөҗүм кылуда шикләнелүче тоткарланган, полиция ул берүзе генә булган дип саный. Һөҗүм итүнең мотивлары әлегә аңлашылмый.

Атланта төньягындагы Акуэрте салонында дүрт кеше үтерелгән, бер кеше яраланган. Бер сәгатьтән Атлантадагы салоннарның берсендә өч кеше үтерелгән, тагын бер кеше икенче бер һөҗүм корбаны булган.

Атучы дип шикләнелгән ир берничә сәгатьтән тоткарланган, полиция аның машинасын Джорджия штатының көньягында туктаткан. Шикләнелүченең исеме Роберт Лонг, аңа 21 яшь.

Һөҗүм корбаннары арасында җиде хатын-кыз, аларның алтысының килеп чыгышы Азиядән. Полиция әлегә һөҗүмнәрнең расизм нигезендә оештырылган дип белдермәде. Әмма Нью-Йоркта полициянең террорчылыкка каршы бүлекчәсе Азиядән чыгучылар яшәгән кварталларга өстәмә сак куйган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG