Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден "Путинны үтерүче дип саныйсызмы?" дигән сорауга "әйе" диде


Джо Байден.

Путин турында сүз сишәмбе Америка махсус хезмәтләренең АКШ президенты сайлауга Русия тыкшынуы турында хисап чыгару контекстында барды.  

АКШ президенты Джо Байден АВС телеширкәте журналистының Русия президенты Владимир Путинны "үтерүче" дип саныйсызмы дигән соравына уңай җавап бирде.

Байден журналист Джордж Стефанопулоска экслюзив интервью бирде. Путин турында сүз сишәмбе Америка махсус хезмәтләренең АКШ президенты сайлауга Русия тыкшынуы турында хисап чыгару контекстында барды.

Байден сүзләренчә, гыйнварда Путин белән телефоннан сөйләшкән вакытта ул Русия тыкшынуы расланса, моңа җавап булачак дип кисәткән. CNN АКШ киләсе атнада ук Русиягә әлеше тыкшынулар һәм күптән түгел булган киберһөҗүмнәр өчен яңа санкцияләр кертергә мөмкин дип язды.

Байден сөйләвенчә, Путин белән телефоннан сөйләшүне ул "Мин сезне беләм, сез мине беләсез" дип башлаган һәм чикләүләр турында кисәткән. Шул ук вакытта АКШ президенты үзенең идарәсен кирәк булганда Русия белән эшләргә әзер дип тә белдерде. Мисал буларак ул Стратегик һөҗүм коралларын киметү (СНВ-3) килешүен китерде.

Байден шулай ук чит ил лидерлары белән сөйләшкәндә кемнең кем икәнен яхшы белергә кирәк дип тә әйтте.

Байден ни өчен Путинны "үтерүче" дип атау белән килешүен аңлатмады.

Кремльдә Байден сүзләренә әлегә фикер белдермәделәр. Русия думасы рәисе Вячеслав Володин аларны "көчсезлектән шашыну" дип атады һәм Русия ватандашларын мыскыл итү диде.

Байден белдерүеннән соң Мәскәү биржасына рубль курсы якынча 1 процентка төште, бер доллар 73,8 сум тора башлады.

Русиянең 2020 елгы сайлауларга тыкшынуы турында Америка күзләү берлеге хисабында әйтелгән иде. Әлеге документ сишәмбе дөнья күрде. Күзләү Джо Байден һәм Демократик фиркага юнәлтелгән дезинформация кампаниясе артында Русия һәм шәхсән президент Владимир Путин торган дип саный. Әлеге гамәлләр американнарда сайлау процессына "иҗтимагый ышанычны җимергән" һәм "АКШта социаль-сәяси каршылыкларны кискенләштергән" диелә хисапта.

Кремльдә сайлауларда тыкшынуда гаепләүләрне нигзесез дип атадылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG