Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы бара


Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында музей.
Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында музей.

Русиянең 20 төбәгеннән килгән 200гә якын тарихчы катнаша.

18 мартта Уфада "Президент" отеленең конференц-залында "Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе" исемле бишенче бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы башланды.

Русиянең 20 төбәгеннән килгән 200гә якын тикшеренүчеләрне Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов, Дөнья татар конгрессының Башкортостандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин һәм Дөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов сәламләде дип хәбәр итә татар конгрессы матбугат хезмәте.

Пәнҗешәмбе форумда өч секция эшләячәк:

  • татар халкының уникаль табигать объектларын һәм тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен өйрәнү, саклау һәм куллану мәсьәләләре һәм бурычлары. Идел-Урал һәм Евразия төбәкләрендә төбәк тарихын өйрәнү, туган якны өйрәнү, музей эшен һәм этнотуризмны үстерү мәсьәләләре;
  • Евразия төбәкләрендә татар авылларының тарихын, үсеш перспективаларын өйрәнү;
  • нәсел шәҗәрәсен төзү һәм татар халкының күренекле шәхесләренең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү.

Көннең икенче яртысында форумның пленар утырышы узачак.

Әлеге форум бишенче тапкыр уздырыла. 2016 елда аның беренчесе шулай ук Уфада оештырылган иде. Былтыр форум Томски шәһәрендә үтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG