Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы "Мин татарча сөйләшәм" фестивале шәһәр белән авыл арасында элемтә табуга багышланачак


Фестиваль Чаллының яңа театр мәйданчыгында узачак.

17 апрельдә Чаллы шәһәрендә "Мин татарча сөйләшәм!" фестивале узачак. Быелгы фестивальнең төп темасы – шәһәр һәм авыл арасында элемтә табу.

"Соңгы ике ел Чаллыда татар проектлары ясау тәҗрибәсеннән чыгып әйтсәк, безнең шәһәрдә татарлар арасында авыл белән элемтә шактый саклана. Беренчедән, Чаллы үзе төрле авыллар берләшүеннән хасил була. Аларның калдыклары әле дә бар. Моны "ЗЯБ" проектыбыз исбатлады. Икенчедән, Чаллы тирәли татар авыллары шактый. Күпләр йә монда килеп укый-эшли, йә, киресенчә, кайсы чараны уздырма — "авылга кайтасы" бар ди. Шуңа без бөтен аудиторияне берләштерергә һәм татар күңелен тикшерергә булдык. Моның өчен иммерсив күргәзмә әзерлибез", дип сөйләде Азатлыкка Чаллыда эшчәнлек алып баручы URBANTATAR берләшмәсенә нигез салучы Гүзәл Әхмәтгәрәй.

Аның сүзләренчә, кайбер замана балалары авылны, киресенчә, күреп тә белми. "Балалар мәйданчыгы, мөгаен, шул вазифаны башкарыр. Кыскасы, бу теманы сайлаганда, хәтта "шәһәр" белән "авыл" арасында билге куя алмадык. Тигезлекме, өтерме, берәр теркәгечме ул? Үзебезгә дә җавап табу кызык", ди ул.

Быелгы "Мин татарча сөйләшәм" фестивале яңа урында – Чаллының яңа театр мәйданчыгында узачак. Кич белән фестивальга яраклы, татар заманча музыка концерты да узачак.

"Безнең быелгы фестиваль – JadidFest белән "Мин татарча сөйләшәм!" синтезы булачак", дип аңлата оештыучылар.

URBANTATAR — Яр Чаллы шәһәренең татар яшьләре берләшмәсе. Аның максаты — сыйфатлы проектлар аша шәһәр мөхитендә һәм яшьләр арасында туган телне популярлаштыру. Былтыр берләшмә www.urban.tatar — беренче татарча альтернатив музыкасы радиосын булдырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG