Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстанда Русия файдасына шымчылык иткән өч хәрби тоткарланган


Тоткарланучыларның сер итеп тотылучы мәгълүматка керү хокукы булган диелә. 

София һәм Перник шәһәрендә Русия файдасына шымчылык иткән берничә кеше тоткарланган. Бу хакта Болгар дәүләт телевидениесе хәбәр итте.

Канал мәгълүматынча, махсус тоткарлау чарасын "Дәүләт иминлеге" күзләүгә каршы дәүләт агентлыгы уздырган.

Шикләнелүчеләрнең берсе Софиядән Пловдив шәһәренә илткән юлда тоткарланган булырга мөмкин дип белдерә bTV каналы. Телеканал мәгълүматынча моның өчен илнең иң зур шәһәреннән чыгу юлында бар кешенең дә документларын тикшергәннәр.

Тоткарланучыларның икесе — болгар гаскәре офицеры, берсе — күзләүгә каршы агентлык хезмәткәре диде матбугат очрашуында прокуратура вәкиле. Тикшерү мәгълүматынча, аларны Русия хәрби күзләве (ГПУ) яллаган. Гаепләүләр барлыгы алты шикләнелүчегә, шул исәптән Русия күзләве резиденты дип фаразланган кешенең хатынына белдерелгән.

Тоткарланучыларга куелган мәсьәләләрнең берсе министрлык бинасында Сүрия, Таулы Карабах һәм Украина темасына мәгълүмат җыю булган. Тоткарланучыларның берсе, Болгарстан саклану министрлыгының хәрби күзләү бүлеге хезмәткәре, яллаучыдан алган дип фаразланган акчаны эш өстәле янында ук санаган диелә.

2019 елның октябреннән Болгарстан хакимияте шымчылыкта шикләнелгән Русиянең алты дипломатын илдән чыгырып җибәрде, ә тагын бер дипломат илгә кертелмәде. Алар белән бергә берничә тапкыр Болгарстан кешеләре дә тоткарланды һәм соңрак сак астына алынды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG