Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фән Вәлиәхмәтов Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде


Радий Хәбиров һәм Фән Вәлиәхмәтов.
Радий Хәбиров һәм Фән Вәлиәхмәтов.

Фән Вәлиәхмәтов быел 18 гыйнварда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

19 мартта Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов Башкортстанның Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтовны башкорт һәм татар эстрадасының чын легендасы дип атады.

"Мин 50 ел сәхнәдә һәм шундый дәрәҗәле бүләккә лаеклымын дип саныйм", дигән җырчы. Ул шулай ук коронавирус белән авырып алуын сөйләгән һәм үзен дәвалаган табибларга рәхмәтен белдергән.

Фән Вәлиәхмәтов быел 18 гыйнварда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты. Апрельдә җырчының юбилей концерты планлаштырыла.

Бүген Салават Юлаев ордены шулай ук композитор Рамил Гыймрановка, дирижер һәм композитор, Башкортстан гимны авторы Фәрит Идрисовка, Башкортстанның Милли әдәби музее директоры Гөлдар Моратовка тапшырылды.

Моннан тыш, әлеге тантанада җырчы Әнвәр Нургалиевка Башкортстанның халык җырчысы, Рөстәм Асаевка Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG