Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү депутаты Путин катнашындагы митинг оештыручыларны хөкем итүне сорый


Владимир Путин.

Ул әлеге чара коронавирус пандемиясе чорында, шәһәрдә югары әзерлек тәртибе гамәләдә булган чакта узды дип искәртә. 

Мәскәү муниципаль депутаты Илья Яшин Тикшерү комитетына мөрәҗәгать язып, 18 мартта "Лужники" стадионында президент Владимир Путин катнашында узган митинг-концерт оештыручыларны ачыклауны таләп иткән. Ул әлеге чара коронавирус пандемиясе чорында, шәһәрдә югары әзерлек тәртибе гамәләдә булган чакта узды дип искәртә.

Мондый фәрман үз көчендә чагында киңкүләм чараларда эпидемиолгик иминлек чаралары күрелергә тиеш. Оппозиция вәкиле митинг оештыручыларга санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылырга мөмкин дип саный. Мөрәҗәгать күчермәсен Яшин твиттерда чыгарды.

Мәскәүдә әлеге вакытта гамәлдә булган кагыйдәләргә ярашлы, чаралар уздырылган залның яртысы гына туларга тиеш, кешеләр дистанция сакларга һәм битлек кияргә мәҗбүр.

Кырымның Русия тарафыннан аннексияләвенә китергән вакыйгаларга багышланган митинг-концертны оештыручылар — Мәскәүнең милли сәясәт департаменты, туризмһәм иҗтимагый элемтәләр комитетлары, "Лужники" комплексы иминлек чаралары күреләчәк дип вәгъдә биргән иде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "Лужники" стадионы 50 процентка гына тулы булды диде. Аның сүзләренчә, трансляцияләрдә кеше булып күренгән, чөнки "күпләр басып торган".

Гыйнварда Тикшерү комитеты оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклап узган митинг оештыручылар дип фаразланган кешеләргә һәм митингларга чакыручыларга карата санитар кагыйдәләр бозу маддәсе нигезендә җинаять эше ачты.

Кешеләрне урамнарга чакырып, активистлар аларны коронавирус йоктыру куркынычы астына куйды дип саный тикшерүчеләр. Шикләнелүчеләр арасында Леонид Волков, Любовь Соболь, Олег Степанов, Олег Навальный, Люся Штейн, Кира Ярмыш, Мария Алёхина, Николай Ляскин, Константин Янкаускас һәм Дмитрий Барановский бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG