Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның халык шагыйре Факиһә Тугызбаева вафат


Факиһә Тугызбаева (1950-2021)
Факиһә Тугызбаева (1950-2021)

Уфада хушлашу 21 март Башкорт дәүләт филармониясендә уздырылачак. 

Уфада авырудан соң 71 яшендә Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев дәүләт премиясе лауреаты Факиһә Тугызбаева вафат. Республика басмалары Башкортстан язучылар берлегенә сылтанып хәбәр итүләренчә, мәрхүмне, туган ягы Бүздәк районында җирләячәкләр. Уфада хушлашу 21мартта Башкорт дәүләт филармониясендә уздырылачак.

Факиһә Тугызбаева 1950 елда Бүздәк районы Кече Канлы авылында туа. 1972 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый, соңыннан "Башкортостан пионеры" гәзитендә эшли.

1990-2010 елларда "Акбузат" журналына баш мөхәррир була.

Факиһә Тугызбаева – "Мәк ялкыны", "Күз карасы", "Йолдызлар ачам", "Сәгать моңы", "Фатихамны бирәм сиңа" һәм башка күп кенә китаплар авторы.

Күп еллар Башкортстанның язучылар берлегендә балалар һәм үсмерләр әдәбияты секциясе рәисе була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG