Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленә тигез хокуклар таләп итеп 1992 ел референдумы көнендә Казанда пикетлар узды


"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Казанда 21 март-Татарстан референдумы көнендә татар телен яклап ике ялгыз пикет уздырды һәм Татарстан байрагы төсендә тасмалар таратты.

21 мартта, Татарстан референдумы кабул ителүгә 29 ел тулуга багышлап "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Бауман урамында ике ялгыз пикет оештырды. Бу хакта Азатлыкка берлек рәисе Наил Нәбиуллин җиткерде.

Татарстан Үзәк банкы бинасы янында үткән пикетларның беренчесендә татар теленә Татарстан конституциясендә белгертелгән тигез хокукларны кайтару таләп ителде.

Пикетта "1992 елның 21 мартында Татарстан статусы буенча референдум үтте. Татар теленә Татарстан конституциясендә күрсәтелгән тигез хокукларны кайтаруны, мәктәпләрдә мәҗбүри татар телен укытуны кайтаруны, татар мәктәпләре ачуны таләп итәбез" шигаре күтәрелде.

Шаляпин һәйкәле янында үткән икенче бер ялгыз пикетта исә, "Татарстан, Башкортстандагы бер миллион ярым татарның хокукларын якла. (Татарстан конституциясенең 14. маддәсе)" дигән урысча шигарь күтәреп торылды.

Наил Нәбиуллин Татарстан референдумыннан соң Татарстан конституциясе кабул ителде һәм бу конституциядә татар һәм урыс телләре дәүләт телләре буларак теркәп куелуын искәртте.

"Кызганыч, бүген татар теленең Татарстанның дәүләт теле статусы нигездә кәгазьдә генә. Ул урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә дип әйтә алмыйбыз. Чөнки мәктәпләрдә татар теле хәзер ихтыяри укытыла. Татар мәктәпләре калмады дисәң дә була. Шуңа күрә татар теленең хәлен без шактый авыр дип бәялибез. Һәм ул урыс теле белән чагыштыырганда тигез түгел һәм моны гаделсезлек дип саныйбыз", диде ул.

Нәбиуллин татар теле Татарстанда мәҗбүри буларак укытылырга, һәр районда күп санда татар мәктәпләре булырга, БДИ татар телендә бирелергә тиеш, дип саный, татар теле урыс теле белән тигез дәрәҗәдә булган вакытта гына Татарстан конституциясенең тулы дәрәҗәдә үтәләчәк ди.

Пикетта күтәрелгән икенче мәсьәлә Башкортстанда татар теле статусы белән бәйле.

"Конституциянең 14нче маддәсендә Татарстан республикадан читтә яшәгән татарларга төрле ярдәм күрсәтергә тиеш дип язылган. Без әлеге маддәнең үтәлешен таләп итәбез.

Җанисәп алдыннан Башкортстанда яшәүче татарларның хәлен якыннан белергә тиешбез. Күп еллар дәвамында аларның хокуклары кысыла. Башкортстан татарларының да татар телендә укырга, белем алырга, үзләрен татар буларак күрсәтергә хаклары бар. Күп еллардан бирле андагы татарларны башкорт итеп язу гадәте инде кергән.

Бу хәл якындагы җанисәптә дә кабатланмасын иде дип борчылабыз. Чөнки соңгы вакытларда Башкортстанда яшәүче татарларның телен башкортның төньяк-көнбатыш диалекты итеп күрсәтергә тырышу бара. Бу, әлбәттә, дөрес түгел.

Без Татарстан хөкүмәтеннән Башкортстандагы бер миллионнан артык татарның хокукларын актив яклавын таләп итәбез", дип белдерде Наил Нәбиуллин.

Казанның Бауман урамында пикет.
Казанның Бауман урамында пикет.

Активист сүзләренчә, бүген шулай ук аерым вакытларда Бауман урамында Татарстан байрагы төсендәге биш мең тасма да таратылган.

"Без референдум көнен онытырга тиеш түгел. Ул дәүләт дәрәҗәсендә билгеләнеп үтергә тиеш. 21 март референдум көне татар халкы тарихында бер борылыш көне булды. Бу көн, бәлки, 1552 елның 15 октябреннән һәм 1990 елның 30 августыннан соң өченче иң мөһим борылыш нокталарыннан берседер дип уйлыйм. Чөнки татар халкы демократия юлы белән үзенең хокукларына ирешүен күрсәтте. Референдум нәтиҗәләре татар халкының омтылышларын, Татарстанның ирекле булырга теләвен күрсәтте", дип белдерде "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.

1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы буенча референдум үткәрелә. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия федерациясе, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?" дигән сорауга республика халкының 61,4 проценты "әйе" дип тавыш бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG