Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае КХЛдан "Ак Барс" җанатарлары кыланышын тикшерүне сорый


Уфада "Ак Барс" һәм "Салават Юлаев" очрашуы вакытында казаннар Башкортстан гимны ишетелмәслек итеп тавышлар чыгарган.

Дөнья башкорт корылтае "Ак Барс" хоккей такымы җанатарларының уен алдыннан тәртипсез кыланышларына зарланып, Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. Уфада плей-офф сериясенең өченче уены башланыр алдыннан "Ак Барс"ка теләктәшлек күрсәтергә килгән җанатарлар Башкортстан гимны башкарылган вакытта кычкырып һәм барабаннар кагып, гимн ишетелмәслек итеп тавышланганнар. Гимн язмада түгел, тамашачылар тарафыннан акапелла башкарылган булган.

"КХЛ "Уфа-Аренада" Казанның "Ак Барс" такымы җанатарларының үз-үзен тотышы хакында тикшерү уздырырга тиеш дип саныйбыз" дип хәбәр иткән корылтай матбугат хезмәте.

Башкортстан Дәүләт җыены – Корылтае җитәкчесе Константин Толкачев казаннар кыланышын "вакханалия" дип атаган. "Без ике тугандаш республика, без һәрвакыт бер-беребезгә хөрмәт белән карап килдек. Бу хоккей матчларына да кагылды. Кунаклар ягыннан шундый "тамаша"ның булганын хәтерләмим. Татарстанда бу хәлне искә алырлар һәм киләчәктә җанатарлар белән тәрбия эшен тырышыбрак башкарырлар дип ышанам" дигән Толкачев.

Башинформ язганча, "Салават Юлаев" хоккей клубы да бу турыда КХЛ җитәкчелегенә рәсми хат әзерли. КХЛ бу мизгелнең видеосын соратып алган дигән мәгълүмат та бар диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG